Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат

77 яшендә әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат булды. Бу хакта «Казан утлары» журналы хәбәр итә һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында туа. 1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була.
1981 елдан башлап Мансур Вәли-Барҗылы «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли. Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла.
«Аның истәлеге, мирасы беркайчан да онытылмас. Талантлы һәм зыялы шәхеснең арабыздан китүе — барыбыз өчен дә зур югалту», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз