Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамовның килене: Тормыштан канәгать булып китте
Татар җәмәгатьчелеге галим Нурмөхәммәт Хисамов белән хушлашты.
Татар җәмәгатьчелеге әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озатты.
Нурмөхәммәт Хисамовның килене, Айваз Хисамовның хатыны Венера Хисамова галимнең соңгы көнгә кадәр үз аягында йөрүен әйтте. «Тормыштан канәгать булып китте. Күргән саен мине кочаклый иде, «минем матурларым», - дип әйтергә ярата иде. Айваз аның белән бик якын булды. Без аның белән гел янәшәдә булдык. Урыны җәннәттә булсын», - диде ул.
«Соңгы елларда төрле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әтигә һәрьяклап ярдәм итеп тордылар. Барысына да рәхмәтлемен. Яшь чагында әти бик көчле, кырыс кеше иде, аннан куркып та ала идек. Тора-бара йомшарды. Соңгы елларда без аның белән бик дуслаштык. Әти минем кулга калды, әтине карадык. Соңгы вакытта гел рәхмәт әйтә иде. Әтине бик яраттык», - диде галимнең өлкән улы Айваз Хисамов.
Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин алып барды.
«Нурмөхәммәт ага үз чорының олы галиме, оештыручысы, өлкән дустыбыз. Аның дөньяга, фәнгә һәм телгә үз карашы бар иде. Телнең тәмен тоеп яши торган агайларыбызның берсе булды. Бу югалту – аерым бер шәхесне генә югалту түгел. Татарны татар итеп яшәткән, аларга кадәр булган олы традицияләрне үстерә, татарны олы дәрәҗәдә күтәрә алган, дәвам иткән шушы чор кешеләре китә. Алар кылган гамәлләрнең юнәлешләрен саклый алырбызмы?» - диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Нурмөхәммәт Хисамовның әдәбиятка юлын шигырь белән башлавын искә алды. «Аның шигырьләре үз вакытында өлкән шагыйрьләрнең игътибарын җәлеп итте. Ләкин, күрәсең, ике юлны бергә алып бару кыенрак булгандыр, ул гомерен әдәбият фәненә, тарихына багышлады. Кол Гали иҗатын тикшерүдә зур уңышларга иреште. Һәр кешегә мөнәсәбәтен белдерде, туры сүзле шәхесебез иде», - диде ул.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов галимнең тормыш иптәше Фәһимә Хисамова озак еллар Казан университетында укытуын, Нурмөхәммәт Хисамовның университетка еш килеп йөрүен сөйләде. «Казан дәүләт университеты, элекке Казан дәүләт педагогика университеты галимнәре белән дә бик нык аралашып яшәде», - диде ул.
«Нурмөхәммәт абый белән миңа күп аралашырга туры килде, бер институтта эшләдек. Аның төрле өлкәләрдә эшләү сәләте бар иде. Чит илләргә дә бергә йөрергә туры килде, анда йөргәндә дә ул бик яхшы юлдаш иде. Черек күл буенда да йөри торган гадәтебез бар иде. Ул яхшы киңәшләр бирә белә иде», - диде тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Илмир Измайлов районы башлыгы Марат Гафаров, Чүпрәле районы, галимнең туган авылы Мунчәли авылы халкы исеменнән кайгы уртаклашты. «Нурмөхәммәт абый белән Фәһимә апа бөтен тормышын фәнгә, фәнни дөньяга багышладылар. Аларның олы галим булулары белән безнең район халкы горурланып яшәде. Чүпрәлене, аның халкын хөрмәт итеп, булышып яшәделәр», - диде ул.
Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, авылдашлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары килгән иде. Мәрхүмне Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләделәр.
Искәртеп үтик, галим 19 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
- Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002.2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Нурмөхәммәт Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз