news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: «Әлдермештән Әлмәндәр» - татар сәхнәсенең феномены

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: «Әлдермештән Әлмәндәр» - татар сәхнәсенең феномены
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Муса Җәлил музей-фатирында татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган очрашуда әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов язучының иҗаты татар драматургиясенә милли образлар алып килүен билгеләде.

«Әлдермештән Әлмәндәр» ул – татар сәхнәсенең феномены. Карт образы дөнья драматургиясендә үзенчәлекле урын алып тора, ә Туфан Миңнуллин аны нәкъ татар милли образы итеп күтәргән. Хәзерге вакытта Әлмәндәр картны алмаштырырга драматургиядә башка милли образ иҗат ителгәне юк», - дип искәртте ул.

Галим Туфан Миңнуллинның иҗатына кыскача күзәтү дә ясады. Шулай ук аның истәлекләрендә язып калдырылган Минзәләдә эшләгән вакытта булган кызыклы гына бер вакыйганы искә алды.

«Сабир абый Өметбаев Минзәләдә баш режиссер була, ул аның беренче әсәрләреннән булган «Безнең авыл кешесе» спектаклен куя. Бу спектакль йомшак чыга. Туфан абый Сабир Өметбаев янына бара да: «Йомшаграк булган икән бу», - ди. Ул аңа болай дип әйтә: «Ә мин аның шулай икәнлеген күрдем, белдем, ләкин синең үзеңне, залга утыртып, йомшак әсәреңне күрсәтәсем килде. Мондый йомшак әсәр башка язма», – дип сөйләде Әлфәт Закирҗанов.

Ул совет чорында иҗат иткән драматурглардан Туфан Миңнуллинның әсәрләре аерылып торуын да искәртте.

«Аның әсәрләре 1960-2012 еллар аралыгында язылган. Һәм алар, «идеологиягә нисбәтле» дип, сәхнәдән төшми торган әсәрләр. Сер түгел, бүген совет чоры драматургларының әсәрләрен сәхнәдә уйнап булмый, чөнки алар бүгенге тормышка туры килми, анда Ленинны, партияне мактау кебек сүзләр шактый киң урын ала. Ә Туфан абыйның «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз», «Миләүшәнең туган көне» әсәрләрен укып чыксагыз, сез тулы бер сәнгать буынының яшь чакта ничек сәнгатькә килүләрен, нинди хыяллар белән яшәүләрен, бәргәләнүләрен күрерсез», – диде әдәбият галиме.

Очрашуда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов та Туфан Миңнуллин турындагы истәлекләре белән бүлештеләр.

  • Туфан Миңнуллин – 1935 елның 25 августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында белем ала. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. Соңрак драматург буларак таныла. 1970 – 1983 елларда Татар дәүләт академия театрында 9 пьесасының премьерасы була: «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ир-егетләр», «Канкай угылы Бәхтияр», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Дуслар җыелган җирдә», «Адәм баласына ял кирәк», «Моңлы бер җыр», «Монда тудык, монда үстек», «Әниләр һәм бәбиләр». 1984-2012 елларда депутат булып та эшли. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый. 2012 елның 2 маенда бакыйлыкка күчә. Әлеге мәгълүматны музей хезмәткәрләре тәкъдим итте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100