news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәби Сабан туенда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр

Саба районы әдәби марафонда җиңде.

Әдәби Сабан туенда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Байлар Сабасында Әдәби Сабан туе уза. Монда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Әдәби Сабан туенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина сәламләде. Ул Минтимер Шәймиев сүзләрен җиткерде.

"Интернет киңлекләрендә милләтебез мәнфәгатендә алып барган төпле эшегез олы рәхмәткә лаек. Сезнең проектлар яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, ана телен өйрәнүгә зур өлеш кертә. Халкыбызның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксыну уятуга зур өлеш кертә", - дип укыды ул.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрылыгы вәкиле Ләйсән Гайфуллина шулай ук бу проектның балаларны тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыклады.

Бүген дүрт әдәби марафонга нәтиҗә ясалды. Проект авторы Раил Гатауллин әйтүенчә, бу марафоннарда җиде йөзгә якын кеше катнашкан. 

Беренче урынны Саба районы алды, икенче урында - Арча районы, өченче урында - Әлмәт һәм Апас районнары.

"Саба районының матур үрнәген кабул итеп алырга  һәм һәр районда бу эшне җәелдерергә тәкъдим итәм", - диде Раил Гатауллин.

Җиңүчеләрне Илсөяр Иксанова бүләкләде.

"Бу сабалыларның тәүге түгел, чираттагы җиңүләре, алга таба да зур чараларда, зур җиңүләргә ирешер", - диде ул.

Саба районының Кидебәк авылы китапханәсе әдәби марафонда катнашкан иң актив китапханә булган. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100