news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле

Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әдәби премияләрнең яңа лауреатларын раслады.

Идарә әгъзалары яшерен тавыш бирү юлы белән Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин һәм Максим Горький премияләре лауреатларын билгеләде.

Язучылар Гаяз Исхакый премиясен 2 кешегә – тәрҗемәче Фатих Котлу һәм тарихчы, төбәкче Нурулла Гарифка бирергә карар итте.

Һади Такташ премиясе шагыйрь Айрат Суфияновка биреләчәк дип расланды. Аны Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим иткән иде.

Фатих Хөсни премиясе Кәрим Карага (Һади Кәримов) бирелде.

Абдулла Алиш премиясе Рухия Ахунҗановага тапшырылды. Аны Әлмәт язучылары тәкъдим иткән.

Җамал Вәлиди исемендәге премиягә бердәнбер дәгъва итүче булган шагыйрь һәм төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллин кандидаты расланды. Дамир Гарифуллин Сарманда яшәп иҗат итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге премия Айгөл Әхмәтгалиевага бирелә. Берлекнең драматургия остаханәсе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди остаханәләр утырышында Рөстәм Галиуллин кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Ләкин Рөстәм әлегә үз кандидатурасын алырга карар итте. Язучылар Чаллыдан тәкъдим ителгән кандидатураны раслады.

Горький исемендәге премия язучы һәм тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтовка бирелде. Аны рус телле язучылар секциясе тәкъдим иткән иде. Остаханәләр аша тәкъдим ителгән Марсель Галиев үз кандидатурасын кире алды.

  • Гаяз Исхакый премиясе 1991 елдан бирле ел саен иң күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, милләтнең рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итүче классикларны бастыру хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен бирелә.
  • Җамал Вәлиди премиясе әдәби тәнкыйть өлкәсендә казанышлар өчен бирелә.
  • Абдулла Алиш премиясе балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә.
  • Һади Такташ премиясе - шигърият өлкәсендәге әдәби премия.
  • Фатих Хөсни премиясе - Татарстан Язучылар берлегенең елның иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган премиясе.
  • М.Горький исемендәге премия 2002 елда Казан шәһәре мәдәният идарәсе, М.Горький музее һәм Казанның Вахитов районы хакимияте тарафыннан гамәлгә куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100