news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби марафон»ның беренче этабы башлана

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) уналтышар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Сабан туенда катнашачак.

Әдәби көрәшнең II этабы 11 августта Апас районында үткәреләчәк. Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан – 8, 8 финалисттан – 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.

Катнашу кагыйдәләре белән әлеге сылтама аша үтеп танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot