Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск әйдаманы Фәгыйлә Чумарова: «Әдәби марафон» яңа офыклар ача
Казанда «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Марафон әйдәманы, Омск якларындагы танылган җәмәгать эшлеклесе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәгыйлә Чумарова үзенең ничек проектта катнаша башлавы һәм фикерләре белән бүлеште.
«Әдәби марафон» турында башта белми идем. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының интернеттагы чатында марафонга әзерләнүләрен күреп алдым. Ул вакытта «Әдәби марафон» башланып китеп берничә көн үтсә дә, ургылып килеп кердем, бу – 2018 ел иде. Шушы проект аркасында үзем дә йолдыз булып беттем. Бу узган 5-6 ел эчендә әллә никадәр яңа танышлар, дус-ишләр табылды. Марафон яңа офыклар ача», – диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әдәби әсәрләрне ничек сайлавы хакында да сөйләп алды.
«Нинди китаплар укыйммы? Безнең якка әдәби яңалыклар бик килми, яшь язучылар белән дә таныш түгел идем. Марафоннар барышында кызлар яшь язучылар һәм шагыйрьләр белән дә таныштырды. Кайбер каләм осталары белән язышып, аралашып, дуслашып та киттек. Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галләмовалар әсәрләрләре белән ныклап таныштым. Үзем өчен Марат Кәбировны ачтым. Шулай да мин классикларыбызга еш кына әйләнеп кайтам. Аларның тел байлыкларына таң калырлык! Классик әдипләрнең әсәрләрен укыганда, син андагы геройлар белән үзеңне яши башлаган шикелле тоясың. Яшь авторларга да рәхмәт! Язып торсыннар, ә без укырбыз», – диде ул.

Тантана барышында йолдызлы җырчылар гаиләсе Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова, ТР халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Рифат Хөснияр чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз