news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби марафон» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак

«Әдәби марафон» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

26 ноябрьдә «Әдәби марафон» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак. Чара Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының зур концертлар залында үткәреләчәк. Бүләкләү тантанасы сәгать унбердә башлана, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Әдәби марафончыларга һәм аларның әйдаманнарына бүләкләрне танылган язучылар, шагыйрьләр, хөкүмәтебез җитәкчелегеннән вәкилләр һәм башка танылган шәхесләр тапшырачак. Чарада язучылардан автографлар алу, алар белән бергә фотосессияләр һ.б. каралган.

  • 2026 елда «Әдәби марафон» проектларында барлыгы 2684 кеше уңышлы катнашкан, барлык катнашулар саны 5667 данә тәшкил итә.
news_right_1
news_right_2
news_bot