news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби марафон» бәйгесендә иң алдынгы җиңүче районнарны бүләкләделәр

Быел XXI #әдәбимарафон проектының иң күп китап укучы районнарын бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм татарча IT-проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында атадылар.

Өченче урынга Апас районы билгеләнгән. Апасның китап сөюче финалга чыккан укучыларын шагыйрь Рифат Сәлах тәбрикләде.

Икенче урынга Арча районы укучылары иреште. Аларны тәбрикләргә сәхнәгә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова күтәрелде. «Минем шигырьләремне бөтен Татарстан, чит төбәкләр дә укуы сөендерә», - ди ул.

Әдәби марафонның иң актив районы, былтыргы кебек үк, Саба районы.

news_right_1
news_right_2
news_bot