news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби марафон» бәйгесендә әсәрләре иң күп укылган язучылар билгеле

Быел «Әдәби марафон» бәйгесендә катнашучылар арасында китаплары аеруча популяр булган язучылар һәм шагыйрьләр билгеләп үтелде.

Иң күп укылган әдипләр: Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина, Сания Әхмәтҗанова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Гүзәл Галләмова, Марат Кәбиров, Гөләрә Шәрипова, Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт Хәким, Раил Гатауллин, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов.

Иң популяр язучыларны әдәби әйдаманнар тәбрикләде. «Безнең эшнең нәтиҗәсе китап укылуында күренә», – диде Рифә Рахман сүз алып.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot