Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әдәби көрәш җиңүчеләре билгеле
Гран-при иясе – Саба районыннан Алисә Гыймадиева.
Сабада Әдәби Сабан туенда узган әдәби көрәш җиңүчеләре билгеле.
Балалар арасында беренче урынга Альзана Шәфигуллина лаек булды.
Гран-при иясе – Саба районыннан Алисә Гыймадиева. Беренче турда ул Һади Такташның «Алсу» поэмасыннан өзек сөйләде, икенчесендә Әнгам Атнабаевның «Гөлчәчәккә» дигән шигырен тәкъдим итте. Якташ язучысы Гөлсинә Галимуллинаның иҗаты белән таныштырды.
Быел әдәби көрәшнең онлайн этабында катнашу теләген белдереп, 60 кеше гариза җибәргән. Сайлап алуның онлайн этабыннан соң, балалр арасында 16, һәм олылар арасында 16 финалист билгеләнгән.
Балалар арасында финалистлар:
- Айсылу һәм Нурислам Дәүләтшиннар (Казан шәһәре)
- Диләрә Сөнгәтова (Буа районы)
- Алинә Ганеева (Арча районы)
- Азалия Гыйльметдинова, (Арча районы)
- Ләйлә Шәйдуллина (Сарман районы)
- Альзана Шәфигуллина (Сарман районы)
- Айзирә Әюпова (Әлмәт районы)
- Зифа Мөхәммәтҗанова (Казан шәһәре)
- Зәлия Әхмәдуллина (Арча районы)
- Камилә Вәлиева (Апас районы)
- Кәрим Сагитов (Казан шәһәре)
- Динә Әфризунова (Свердловск өлкәсе)
- Алинә Сәмитова (Буа районы)
- Айзилә Сабирова (Казан шәһәре)
- Әминә Вәлиева (Казан шәһәре)
- Азалия Гайнетдинова (Балык Бистәсе районы)
Өлкәннәр арасында финалистлар:
- Рәмзия Мусина (Яңа Чишмә районы)
- Гөлчәчәк Галимова (Тәтеш районы)
- Зөлфирә Ситдыйкова (Башкортстан республикасы, Дүртөйле районы)
- Регина Әбүдарова (Актаныш районы)
- Халидә Ихсанова (Сарман районы)
- Эльмира Рәсүлева (Әгерҗе районы)
- Эльмира Муллаянова (Актаныш районы)
- Роза Хәйретдинова (Зәй районы)
- Әлфия Мостафина (Казан шәһәре)
- Алисә Гимадиева (Саба районы)
- Нурсәнә Хөсәенова (Түбән Кама районы)
- Ольга Афонова (Түбән Кама районы)
- Чулпан Шәйхуллина (Зәй районы)
- Наил Нурыев (Башкортстан республикасы, Мәчетле районы)
- Энҗе Әхмәтшина (Саба районы)
- Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз