news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әдәби кафе»да Тәлгат Галиуллинның «Ана корт» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде

«Әдәби кафе»да Тәлгат Галиуллинның «Ана корт» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде
Солтан Исхаков

«Казан утлары» китапханәсеннән «Ана корт» дип исемләнгән егерме өченче китап чыкты. Җыентыкка филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Тукай премиясе иясе Тәлгат Галиуллинның «Ана корт» повесте һәм «Түрәләр сые» хикәясе кергән.

Тәкъдим итү кичәсен шагыйрә, публицист Фәүзия Солтан алып барды. «Ана корт» китабында татар хатын-кызларына бәя бирелгән, чөнки ана корт – күчне җыеп торучы, кайгыртучы. «Ана корт» әсәренең героинясы Нәфисә татар хатын-кызларының шундый бер вәкиле булып күренә. Китап бик җиңел укыла. Әсәр бик тә уйландыра», - диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясенең ике ел эчендә чыккан 23 китабын тәкъдим итте.

«Бу – зур хәзинә. Китапларның унбише инде сатуда юк. Таратып, сатып алып бетерделәр. Бүгенге көндә ул татар телендәге иң укыла торган китаплар сериясе. Хәзер өч мең тираж белән чыга. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева белән шундый идея килде: сатылып беткән китапларның электрон версияләрен сата башлыйбыз. Китапларны телефоннан, айпадтан да укып булачак. Бөек шәхесләрнең дә китапларын чыгара алу - безнең өчен зур дәрәҗә. Татар телендә укыйк, татар булып яшик.. Яшәсен Татарстан!» – диде Шамил Садыйков.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал фикеренчә, Тәлгат Галиуллин турында бик күп сөйләп була, чөнки ул – шәхес, зур язучы һәм зур галим. «Кеше үзе белгәнен генә түгел, ул аны анализлап язарга, әсәрдә фәлсәфә булырга тиеш. Тәлгат Галиуллинда боларның барысы да бар», - диде ул.

«Тәлгат Нәбиевич беренче чиратта безнең өчен галим, остаз. Язучы буларак та, киң танылган шәхесләрнең берсе. Китап берничә көн элек кулга эләкте. Әдәби әсәрнең мәгънәсен эзли торган бер ноктасы була. Яшәү рәвеше билгеле бер кануннарга корылган. Бу кануннар ояны яклау, саклау, хәвеф-хәтәрсез яшәтү рәвешенең уңай үрнәге буларак күз алдына килеп бара. Әсәрдәге вакыйгалар киң таралган кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, явызлык, усаллыкка корылган заманда кеше булып кала белгән әни кебек әйләнә-тирәсендәге кешеләрне сакларга маһир булган кеше образы үзәктә тора», - диде профессор, КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин әйтүенчә, әдәбиятта мәңгелек темалар бар. Шуларның берсе – җәмгыять һәм хатын-кыз. «Бу теманы Тәлгат Нәбиевич үзенең әсәрендә шактый тар кысаларда алган, ике хатын-кыз мисалында аны тирән итеп ача алган. Әйтик, Нәфисә образы. Әсәрдә бүгенге көн хатын-кызларының җәмгыятьтә тискәре хәл-әхвәлләрдә үз-үзләрен тотып калулары һәм көрәштә ихтыяр көчен җигүләре күрсәтелә», - диде ул.

«Җәмәгать, игътибар итегез. Тәлгат Нәбиевичка 85 яшь тулды. Шөкер, үз аягында йөри, фикерли белә, бик актив яза. Каләме бар. Мондый бәхет бик сирәк кешегә эләгә. Бер-бер артлы китаплар чыгара. Фән, тәнкыйть өлкәләрен, бер үк вакытта әдәби иҗатны бергә алып бару бик сирәк кешеләргә бирелә. Мин моны талант, фидакярлек дип әйтер идем. Бу әсәрләрне классик әсәр димәс идем, ләкин алар укыла, яңалыгы бар. Миңа әсәрнең теле бик ошады. Кызыклы чагыштырулар, тасвирлаганда детальләр урын алган», - диде КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов.

Әдәбият галиме, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина Тәлгат Галиуллинны үзенең остазы дип атады. «Тәлгат Галиуллин беренче курстан башлап минем укытучым, курс эше, диссертация, диплом җитәкчем булды. Мине эшкә алып, беренче минуттан ук миңа ышаныч белдерде. Тәлгат Нәбиевич - XX йөз башы поэзиясен XXI йөз башы поэзиясе белән бәйләнештә өйрәнгән әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы. КФУның татар әдәбияты кафедрасының галимнәре, укытучылары – Тәлгат Нәбиевич шәкертләре», - диде ул.

«Казан утлары»на бик зур рәхмәт. Монда минем сулышым, җаным, кешеләргә әйтәсе килгән фикерем. Кичәдә якын дусларымның берсе – Николай Егорович Мышев бар. Казанда аны белмәгән кеше юк. Әсәрдә Нәкыйпнең прототибы – Николай дустым. Талип дигәне мин булам. Шуңа күрә китапта реаль шәхесләр бар», - диде Тәлгат Галиуллин.

Аның сүзләренчә, әдәби әсәрдә тормышта булган вакыйгалар сурәтләнә. «Әйтик, мин ни өчен Сәет Сакманов романына алындым? Өч романнан торган бер образны үстерү өчен бер деталь җитте: Алабугада көпә-көндез Исрафилов дигән бер депутатны атып үтерделәр. Атып үтергән кешене беркем эзләмәде, оныттылар. Мин аны күңелемә авыр кабул иттем. Безнең җәмгыять ничек хәрәкәт итә? Ни өчен шундый тәртипсезлекләр? Уйлый-уйлый яза башлаган идем, өч роман яздым. Катлаулы әсәр», - диде китап авторы.

Кичәдә шагыйрә Эльмира Шәрифуллина Тәлгат Галиуллинның әсәрләренең халыкчан булуын, укучыларның аларны яратып укуын сөйләде. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары «Ана корт» китабыннан өзекләр укып үтте. Журналист, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина җыр бүләк итте.

Чара ахырында автограф-сессия булды.

  • Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы – әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы (1981), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1998), Татарстанның, Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1993, 1999). 1938 елның 22 июлендә хәзерге Нурлат районы Кычытканлы авылында туган.
  • Казан университетын тәмамлый (1961). 1962 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1965–1986 елларда Алабуга педагогия институтында (1967–1971 елларда проректор, 1971–1985 елларда ректор, 1983 елдан профессор). 1986 елдан Казан педагогия институтында, 1988 елдан Казан университетында (1989–2008 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1989–2000 елларда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты деканы).
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100