news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан.Язмыш» газетасы беренче китабын тәкъдим итте

«Шәһри Казан.Язмыш» газетасы беренче китабын тәкъдим итте
Солтан Исхаков

Бүген «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Шәһри Казан.Язмыш» газетасы журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, журналист Рәсимә Галиеваның «Табылдык кыз» дип аталган беренче китабын тәкъдим итте.

«Әлеге китабым элек язылган журналистик язмаларга нигезләнеп туды. Китапка ике повесть керде. Берсе – «Табылдык кыз», икенчесе «Сер» дип атала. Биредә реаль вакыйгалар, тормыш хәлләре сурәтләнә. Китап «Шәһри Казан.Язмыш» газетасының беренче проекты. Киләчәктә бездә мондый китаплар тагын чыгачак», – дип сөйләде китапның авторы Рәсимә Галиева.

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әсәрләрнең теле гади һәм аңлаешлы булуына басым ясады. «Мондый кызыклы, гыйбрәтле язмышларны нәкъ менә журналистлар күрә. Алар эштә кызыклы шәхесләр, язмышлар белән очраша. Рәсимә шушы очрашуларны гомумиләштереп иҗат иткән. Әсәрләрдә киеренкелек бар. Теле бик гади, аңлаешлы, рәхәт. Бу – Рәсимәнең өстенлеге. Әлбәттә, авторның журналист булуы сизелә. Кайбер җирдә ул безне ашыгып алып кереп китә, ә укучының бераз туктап торасы, геройларның эчке дөньяларына кереп китәсе килә. Ниндидер тасвирлаулар көтәбез. Киләчәктә эпик әсәрләр дә иҗат итәр, образларны тирәнрәк ачыр, аның яңа әсәрләрен дә күрербез, дип өмет итәм», – дип сөйләде ул. 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков китап бөтен филиалларда сатуга куелачагы турында әйтте.

«Без вакытлы матбугатта эшлибез. Аның «вакытлы» дигән сүзе бар. Яңалыкларның вакыты бер сәгать, ә кайбер материалларга озаграк тормыш бирәсе килә. Шуңа күрә гәҗит кенә түгел, ә китаплар да чыгара башлау нияте уянды. Күркә симергән саен, өскә менә дигән кебек, журналист та язучы, сценарист булырга хыяллана. Шулай итеп, Рәсимәнең дә вакыты җитте бугай. Соңгысы булмасын. Без «Табылдык кыз»ны үзебезнең бөтен филиалларыбызда сатарга җыенабыз. «Татмедиа» буенча, китап нәшриятында, бөтен кибетләрдә булачак, Алла боерса. Шатланып, сөенеп укыгыз. Уңышлар сезгә», – дип сөйләде ул.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров бер атна эчендә 700 китап сатылуын әйтте. «Бу безнең күптән көтелгән вакыйга. «Шәһри Казан»га килгәннән бирле үзебезнең китап продукциясен чыгару турында уйланган идек. Төрле сәбәпләр аркасында бу вакыйга кичектерелеп килде. Бер атна эчендә 700 экземпляр сатылды. Акча эшләү дигәндә, әлбәттә, ул сыйфатлы продукт булырга тиеш. Сыйфатлы продуктны гына сатарга мөмкин. Шуңа күрә, әлеге эштә без профессионалларны гына җәлеп иттек. Сер булмасын, без «Казан утлары» сериясендә чыгарырга уйлаган идек, әмма анда хәзер чират зур. Шуңа бәйле, безнең үзебезнең продукциябез барлыкка килде», – дип сөйләде ул. 

Чарада «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директор урынбасары Алсу Исмәгыйлева, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Әбүдәрова, «Ватаным Татарстан» газетасының редактор урынбасары Фәния Әхмәтҗанова һәм башкалар катнашты. Алар авторга үзләренең котлауларын җиткерде, чәчәкләр бүләк итте.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100