news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби кафе»да Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» китабын тәкъдим итәчәкләр

29 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә Татмедианың беренче катында урнашкан «Әдәби кафе»да Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы, драматург Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе була.

«Теләк», «Сигезле бию», Фатих Әмирханның «Хәят» хикәясенә нигезләнеп язылган «Яшел һәм кызыл» драмалары берничә ел элек Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары сәхнәләрендә куелган иде инде. Биредә автор белән кызыклы очрашу, аның белән шәхсән аралашу, китап белән танышу, иҗади фикер алышу, автографсессия көтелә. Керү ирекле», – дип хәбәр итә Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot