news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби кафе»да Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабы тәкъдим ителәчәк

«Әдәби кафе»да Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабы тәкъдим ителәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

13 ноябрьдә «Әдәби кафе»да Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» китабын тәкъдим итү булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап презентациясендә шагыйрә, композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низамидан музыкаль бүләк тә булачак. Чара сәгать 13.00тә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot