news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби кафе»да Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» китабын тәкъдим иттеләр

«Әдәби кафе»да Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» китабын тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа басылып чыккан «Күкчәчәк» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

  • «Күкчәчәк» – Татарстан китап нәшриятында 2026 елда дөнья күргән яңа басма. Китапка Нәбирә Гыйматдинованың соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары тупланган. Автор укучыны төрле язмышлар, катлаулы тормыш хәлләре, мәхәббәт, тугрылык, үкенеч һәм күңел кичерешләре белән очраштыра. Басманың күләме – 414 бит.

Китап презентациясен «Күкчәчәк» китабының мөхәррире, язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Галимҗан Гыйльманов алып барды. «Китапны зур канәгатьләнү, сөенеч белән тәкъдим итәбез. Нәбирә Гыйматдинова – әдәби дөнья тудырып, һәр китабы белән сөендереп торучы шәхесебез, милләт кызы, яраткан язучыбыз. Ул Татарстан китап нәшриятының якын дусты, төп авторларыбызның берсе. Ике-өч ел саен яңа күләмле китапларын тәкъдим итеп тора», – дип билгеләп үтте ул.

«Күренекле, танылган язучыларыбызда, классикларыбызда бер үзенчәлек бар: аларның китапларын, әсәрләрен укыганнан соң, күңелдә милләт белән горурлану, соклану хисләре кала. Ул әсәрләрдә халкыбызның кайбер җитешсез яклары күрсәтелсә дә, тискәре геройлар булса да, ахыр чиктә барыбер язучылар халкыбызны күтәрә, горурландыра торган хис тудыра беләләр. Шундый язучыларыбыздан берсе – Нәбирә апа Гыйматдинова. Иҗатының башлангыч чорында ук ул популяр язучы булды. Мин аның иң соңгы чор иҗатын яратам, «Казан утлары» журналы редакциясендә эшләгәндә аның әсәрләрен, повестьларын, хикәяләрен иң беренчеләрдән булып укып, үз фикеремне әйтеп бара идем», – диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин.

Аның әйтүенчә, нәшриятта басылып чыккан китаплардан иң күп сатыла торганнарының берсе – Нәбирә Гыйматдинова китаплары. «Нәбирә апа иң популяр авторларыбызның берсе, чөнки укучылар аны ярата, ул аларның күңеленә барып җиткән чын язучы. Алга таба да Нәбирә апа үзенең яңадан-яңа әсәрләре белән сөендереп торыр дип өметләнәм. Татарстан китап нәшрияты коллективы исеменнән яңа китабыгыз туу белән котлыйм! Укучыларыбыздан матур кайтавазлар килеп ирешсен», – диде Рөстәм Галиуллин.

Галимҗан Гыйльманов фикеренчә, Нәбирә Гыйматдинованың һәрбер әсәрендә яңа образлар бар. «Алар бервакытта да кабатланмый. «Китәм димә» дигән беренче повестенда затлы, җитди, җанлы образлар урын алган. Шул ук графиня Шарлотта – Шамилә, Шәңгәрәй мулла, Сәйдәш образлары дисеңме... Мин шаккатып укыдым! Күкчәчәк – бүгенге татар әдәбиятында иң көчле хатын-кыз образларының берсе дип әйтергә була. Ул – тарихта калачак, ул – үлемсез, һәм бүгенге чорда Күкчәчәк дигән шушы образга карап фикер йөртәчәкләр. Моның төп мәгънәсе: мәхәббәтне югалту җиңел, аны кире кайтару, табу, дәлилләү – авыр. Шулай ук Роза Туфитуллова дигән зур шәхесебез турында роман материалы бар монда», – диде ул.

«Районыбыз башлыгы Алмаз Мингулов исеменнән һәм үземнең исемнән яңа китабыгызны тәкъдим итү уңаеннан иң эчкерсез котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, тормыш тәҗрибәгез барыбызга да үрнәк булып тора. Алда иң якты вакыйгалар көтсен, казанышларыгыз һәрвакыт шатлык кына китерсен. Без сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез, иҗатыгыз Аксубай районы һәм бөтен республика файдасына хезмәт итсен. Сез – безнең горурлыгыбыз», – диде Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов.

Татар язучысы, прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Рәҗәп Бәдретдинов әйтүенчә, язучы, китап укучы ул – бербөтен. «Чөнки аны безгә, кулларыбызга китереп җиткергәнче, ул нәшриятта үтә. Нәшрият исә бүгенге көндә бөек матур эшләре белән барыбызга да үрнәк. Менә шушы өч берлекне берләштерә торган бәйрәм бүген. Нәбирә апаның һәр әсәре аерылып тора, бер-берсенә охшамаган. Мин ул әсәрләрне укып чыктым. Кешенең эчке дөньясын, шушы эчке дөнья белән яши торган кешеләрнең бүгенге халәтләрен ачып биргәнегез өчен рәхмәт. Китабыгыз котлы булсын!» – диде ул һәм китаптагы һәр әсәрне шәрехләп үтте.

«Нәбирәне белгәннән бирле ул гел егетләр арасында булды. Мин сиңа сәламәтлек телим һәм шулай егет булып кал!» – диде Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев.

«Казан утлары» журналы редакциясеннән проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан Нәбирә Гыйматдинованың китап чыгуы белән бергә юбилее белән дә тәбрик итте. Төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлу, Нәбирә Гыйматдинованы котлап, төрек телендә җыр башкарды. «Алга таба да безне яңа әсәрләр белән сөендерергә язсын», – диде ул. Язучы һәм драматург Хәбир Ибраһим да музыкаль бүләк ясады һәм Нәбирә Гыйматдинованы татар әдәбиятында феномен дип атады. «Нәбирәнең әсәрләрен элек тә, хәзер дә егылып укыйлар. Аңа җитәрлек татар язучысы юк», – диде ул.

Татарстан Милли китапханәсеннән Фирүзә Бикбаева да Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләре, китаплары иң күп укылганнар рәтенә керүен билгеләп үтте. «Алга таба да зур, кызыклы китаплар көтеп калабыз», – дигән теләген әйтте. Шагыйрә Альбина Мортазина да, Түбән Кама китапханәсендә эшләгән елларын искә алып, шәһәр халкы Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен яратып укуын, аннан соң фикер алышуларын сөйләде.

Әдәбият сөючеләр белән очрашу кичәсендә язучының иҗаты, яңа китабы һәм аның геройлары турында сөйләшү булды. Презентациядә шагыйрә, композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами, Ландыш Баһави да катнашты. Алар чарага музыкаль бүләк әзерләгән иде.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot