news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әдәби кафе»да Ләбиб Леронның яңа китабы тәкъдим ителәчәк

17 июнь көнне «Әдәби кафе»да Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Леронның яңа китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә танылган язучылар Рабит Батулла, Марсель Галиев, Газинур Морат, Гөлүсә Закирова һ.б.катнаша. Презентацияне язучы Вахит Имамов алып барачак. Чара сәгать унбердә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot