Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әдәби кафе»да Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың кесә китабын тәкъдим итү кичәсе була
26 октябрьдә 10.00 сәгатьтә «Татмедиа»да «Әдәби кафе»да Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың китабын тәкъдим итү чарасы узачак. «Мәхәббәттән татлы җимеш» дип исемләнгән китап – кесә китабы форматында «Казан утлары» китапханәсеннән» сериясендә чыккан 22 нче басма. Бүгенге көндә әлеге сериядә барлыгы 24 китап дөнья күрде.
Тәкъдим итү чарасында Россиянең төрле төбәкләрендә чыга торган матбугат чараларының баш мөхәррирләре дә катнаша.
«Китапка кергән повестьтә хәзерге заман кешеләре сурәтләнә. Аларның гомере күбрәк офисларда, командировкаларда үтә. Әмма кеше табигатенә хас уй-фикерләр, хисләр заманга карап кына үзгәрми: геройлар нәкъ элеккечә мәхәббәт утында яна, гаилә кору, нәсел дәвам иттерү турында уйлап яши. Укучылар үзләренә таныш язмышлар белән очрашыр, аларның шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен бергә уртаклашыр», - диде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
- Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова 1981 елның 25 февралендә Бишбүләк районы Иттихат авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Усак-Кичү урта мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә белем ала. Өченче курста укыганда, корреспондент булып, «Атна» гәзитендә хезмәт юлын башлый. «Балалар атнасы» гәзитендә (2003-2004 еллар) мөхәррир эшенең нечкәлекләренә төшенә. 2006-2014 елларда «Атна» гәзитенең баш мөхәррир вазыйфасын башкара. 2010-2019 елларда - «Диләфрүз» гәзитендә баш мөхәррир булып эшли. Бүгенге көнне «Туган Тел» телеканалында да мөхәррир эшен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз