Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әдәби фест»ның беренче көне узды
9 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивале башланды. Беренче көн әдәбият, тарих, сәнгать һәм музыкага бай булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ачык университет» лекторийсында Гөлфия Гайнуллина совет чоры архивларын өйрәнү мәсьәләләре, Ләйсән Медведева Фатих Әмирханның тормышын чагылдырган ядкарьләр, Айдар Шәйхин онытылган язучылар мирасы турында сөйләде.
Кунакларга җиде өзектән торган «Тукай эзләреннән» иммерсив спектакле һәм Бәхтияр Хөснуллинның «Хәсән Туфан. Сөйли торган материя» документаль фильмы премьерасы тәкъдим ителде.
Көн дәвамында әдәби маркет, китап алмашу мәйданчыгы, балалар өчен остаханәләр эшләде. Кунаклар «Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» һәм рәссам Арыслан Ибраһимның «Сызгыра торган уклар» күргәзмәләре белән танышты.
Беренче көннең йомгаклау чарасы — фестивальнең тантаналы ачылышына багышланган «Багышлау» әдәби-музыкаль кичәсе булды.
Фестивальне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра, төп партнеры — Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
«Әдәби фест» 10–11 октябрьдә дә дәвам итә. Барлык чаралар татар телендә уза, керү ирекле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз