Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әдәби фест» фестивале кысаларында ике күргәзмә эшли
«Әдәби фест» фестивале кысаларында ике күргәзмә оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» күчмә күргәзмәсе танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 120 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырыла. Күргәзмәдә Милли музей фондыннан шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителә. Алар М.Җәлилнең сугышка кадәрге һәм сугыш чоры шигырьләреннән өзекләр белән тулыландырылган.
«Сызгыра торган уклар» күргәзмәсен рәссам Арыслан Ибраһим тәкъдим итә. Автор үз хезмәтләрендә милли образларны, борынгы мотивларны һәм заманча сәнгать теле аша татар дөньясын чагылдыра.
- Aрыслан Ибраһим – татар рәссамы, нәкышчы һәм график, үзенең авторлык техникасы «Брызгизм» белән ясый.
Күргәзмәләр 9-11 октябрь көнне 11:00-20:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе, «Моң» залы каршындагы мәйданчыкта оештырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз