news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәби бәйгегә килгән әсәр техник таләпләр үтәлмәгән очракта кире кайтарылырга мөмкин

Әдәби бәйгегә килгән әсәр техник таләпләр үтәлмәгән очракта кире кайтарылырга мөмкин

Татар телендәге ябык әдәби конкурска җибәрелгән әсәрләр техник таләпләргә җавап бирергә тиеш дип ассызыклады оештыручылар Татар телендәге ябык әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Әдәби конкурска әсәр тапшырганда куелган таләпләр була. Бастырылган биттә 1800 билге, 30 юл, юлда 60 билге булырга тиеш. Күбесе бу таләпләрне сакламаган. Бер биттә 40тан артык юл булганда, жюри әгъзаларына укуы авыр, күзне дә боза», – диде җиңүче әсәрләрне «Казан утлары» журналы өчен әзерләүче проза бүлеге мөдире, язучы Рафис Корбан.

Ул Хәбир Ибраһимның конкурста җиңгән «Исемлек» әсәрен мисал итеп китерде. «Текст курсивта җыелган. Алга таба әсәрләрне кабул иткәндә моңа игътибар ителсен иде», – диде ул.

«Фән өлкәсендә конкурслар уздырганда башта техник сайлап алу була, техник таләпләргә туыр килмәгән текстлар төшереп калдырыла. Хәтта сары кәгазьгә машинкада бастырылган әсәрләр дә бар иде. Рус хәрефләре белән бастырылганнар да булды», – дип темага кушылды жюри әгъзасы, әдәбият белгече Дания Заһидуллина.

«Без беренче конкурста «Компьютерны белмәгән өлкән кешеләр дә бар, текст килгән икән, танышыйк, укып чыгыйк», дигән фикергә килдек», – диде ул. Алга таба игътибар итү кирәген әйтте.

Дания Заһидуллина әсәрне тапшырганда жанрга да игътибар итүен сорады. «Өлкәннәр өчен язылганнар арасында балалар өчен булганнары да кереп киткән. Кабул иткәндә күз йөртеп булса да чыксагыз иде», – дип өстәде.

Оештыручылар конкурска әсәр тапшырганда жанр куелмаган яки дөрес билгеләнмәгән очракларда әсәрләрне номинациясен алыштырырга да туры килгән. Бу жюри әгъзаларына өстәмә мәшәкать тудыра.

  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы нигезләмәсендә әдәби әсәрләргә таләпләр:
  • 2.2. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзалана, компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш. Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә (флешкада) тапшырыла.
  • 2.3. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә тапшырылган шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе), шул ук псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.
  • Әдәби әсәрләр бәйгесе 2022 елның 1 октябреннән игълан ителде.
  • Быел конкурска 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә.
  • Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100