news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ачык университет» ясалма интеллект темасына багышланган онлайн вебинар үткәрә

14 июньдә 18.30 сәгатьтә «Ачык университет» татар телендә онлайн белем бирү платформасы нигезендә ясалма интеллект темасына багышланган вебинар узачак.

«Ясалма интеллект, шәкли фәһем — әлеге төшенчә артында яткан феномен турында җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр бар. Кемдер роботларның кешегә каршы баш күтәрүеннән курка, кемдер аларны кешегә бик файдалы булачагы турында сөйли. Нигә кирәк соң ул, ясалма интеллект? Көндәлек тормышта нейрочелтәрләрне кулланып, тормышны җиңеләйтеп буламы? Болар хакында тулырак вебинарда сөйләшәчәкбез», - дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Онлайн вебинарга сылтаманы алу өчен, теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100