news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ачык университет» ясалма интеллект буенча онлайн курс оештыра

«Ачык университет» белем бирү проекты бу атнада ясалма фәһем (интеллект) буенча яңа онлайн курс башлый. Курсларда тормышны гадиләштерү өчен нейрочелтәрләрне ничек кулланырга кирәк икәнен өйрәтәчәкләр.

«Катнашучыларга ясалма фәһемнең төп концептлары – ChatGPT, DALL-E, Leonardo AI һәм башка нейрочелтәрләр белән эшләүнең гамәли күнекмәләре, тормышта куллану үрнәкләре көтә. Ясалма фәһем онлайн курсының төп спикеры – аналитика җитәкчесе Сәйдәш Мифтахов», - диде «Татар-информ»га Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Курсны үтәр өчен әлеге сылтама аша теркәлү узарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot