Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ачык университет» төрки музыка уен кораллары турында онлайн курс тәкъдим итә
«Ачык Университет» – татар телендә online һәм offline белем бирү проекты музыкант-мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин белән берлектә төрки музыка уен коралларына багышланган онлайн курс тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте яза.
«Дәресләр төрки халыкларының музыка сәнгатен, төрле чорларда кулланылган уртак музыка уен коралларының тарихын, аларның бүгенге көндәге әһәмиятен өйрәнүгә багышланган. Рәхим итеп тыңлагыз!» – диелгән хәбәрдә.
-
Курсны «Ачык Университет» сайтында тыңларга була.
- «Ачык Университет» – Бөтендөнья татар яшьләре форумының татар телендә online һәм offline белем бирү проекты. «Акыл фабрикасы» проекты кысаларыннан үсеп чыга һәм эшчәнлеген 2019 елның февраль аенда Казан шәһәрендә «Каһаннан алып Казан ханына кадәр» исемле тарих курсы белән башлап җибәрә. Бүгенге көндә Ачык Университет online һәм offline эшли. Курс ахырында курсны узу турында сертификат бирелә. Моннан тыш, рәсми рәвештә квалификацияне үстерү таныклыгын алырга да мөмкинлек бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз