news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ачык университет» «Каюм Насыйри хезмәтләре» онлайн-курсын тәкъдим итә

«Ачык университет» «Каюм Насыйри хезмәтләре» онлайн-курсын тәкъдим итә
«Татар-информ, архив

«Ачык Университет» – татар телендә online һәм offline белем бирү проекты танылган мәгърифәтче, галим Каюм Насыйрига багышланган курс тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте яза.

«Әлеге курс XIX йөзнең күренекле тел галиме, тарихчысы, тәрҗемәчесе, язучысы, фольклорчысы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның күпкырлы мирасын өйрәнүгә багышланган. Лекцияләр галимнең тарих һәм этнография өлкәсендәге эшчәнлеген, туган авылы белән элемтәләрен һәм көнкүреш мәгълүматларын җыю үзенчәлекләрен ача», – диелә хәбәрдә.

Курс Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы Каюм Насыйри музее белән берлектә әзерләнгән.

Курсны Rutube һәм VK Видеода тыңларга була.

Фото: © Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте

  • «Ачык Университет» – Бөтендөнья татар яшьләре форумының татар телендә online һәм offline белем бирү проекты. «Акыл фабрикасы» проекты кысаларыннан үсеп чыга һәм эшчәнлеген 2019 елның февраль аенда Казан шәһәрендә «Каһаннан алып Казан ханына кадәр» исемле тарих курсы белән башлап җибәрә. Бүгенге көндә Ачык Университет online һәм offline эшли. Курс ахырында курсны узу турында сертификат бирелә. Моннан тыш, рәсми рәвештә квалификацияне үстерү таныклыгын алырга да мөмкинлек бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot