Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ачык университет» белем бирү проекты «Татарча журналистика» курсын тәкъдим итә
«Ачык Университет» – татар телендә online һәм offline белем бирү проекты танылган татар журналистлары белән берлектә журналистика серләренә багышланган онлайн курс тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте яза.
«Әлеге курс, исеменнән аңлашылганча, татар журналистикасы белән кызыксынучылар һәм шул өлкәдә эшләүчеләр өчен әзерләнде. Курста журналистика жанрлары, бигрәк тә интервью язу осталыгы, медиада актуаль форматлар һәм тенденцияләр, татар журналистикасында спорт, мәдәният, җәмгыятьтәге феноменнар темасы яктыртылды һәм башка кызыклы темалар күтәрелде. Шуңа күрә әлеге курс үзен журналистикада сынарга теләгән студентлар, хәзерге көндә үз юлын тапкан журналистлар һәм медиаконтент кулланучы аудитория өчен файдалы булачак», – диелгән хәбәрдә.
Курсның кураторы: «Идел» журналы журналисты Рәфидә Галимҗанова.
- «Ачык Университет» – Бөтендөнья татар яшьләре форумының татар телендә online һәм offline белем бирү проекты. «Акыл фабрикасы» проекты кысаларыннан үсеп чыга һәм эшчәнлеген 2019 елның февраль аенда Казан шәһәрендә «Каһаннан алып Казан ханына кадәр» исемле тарих курсы белән башлап җибәрә. Бүгенге көндә Ачык Университет online һәм offline эшли. Курс ахырында курсны узу турында сертификат бирелә. Моннан тыш, рәсми рәвештә квалификацияне үстерү таныклыгын алырга да мөмкинлек бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз