news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ачык Университет «1930-елларның әдәби Казаны» экскурсиясенә чакыра

19 июльдә 18.00 сәгатьтә «1930-елларның әдәби Казаны» экскурсиясе була. Экскурсиядә катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

«Казанның үзәк урамнарында заманында татар язучылары, әдәбият һәм матбугат белән тыгыз бәйләнгән урыннар буенча сәяхәт була. Классикларны хәтерли торган йортларны, татарча китаплар, газета-журналлар чыгарган нәшриятләр һәм басмаханәләрне, шәһәрнең әдәби картасы өчен мөһим нокталарны күрербез. Очрашу урыны: Кремль урамы, 35 (Ленин һәйкәле янында). Алып баручы: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин», – дип хәбәр итә Ачык университет порталы.

  • Экскурсия Татарстан Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә оештырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot