news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ачык мастер-класста казанлыларны егетләр татар биюе элементлары белән таныштырачаклар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә казанлыларны егетләр татар биюенә өйрәтәчәкләр. Мастер-класс Кабан күле буенда 10 августта узачак.

Программа «Хай, егетләр» перформанстан башланып китәчәк. идеясе – бию аша егетләрнең көчен, батырлыгын, чаялыгын, куәтен, ут чәчеп торган дәртен һәм ярсу җитезлеген күрсәтү. Перформансның музыкаль өлеше татар халкының җырларыннан һәм бию көйләреннән торган импровизация белән үрелеп барачак. Шулай ук татар халкында киң таралган музыка уен кораллары: думбыра, тальян, курай, кубыз, дәф кебек инструментларның яңгырашын ишетеп булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков катнашачак.

Мастер-класста катнашучыларны интерактив уеннар көтә. Ир-егетләр арасында иң яхшы биючегә проект түштәмгасы бүләк ителәчәк. Башлану вакыты: 18:00 сәгатьтә. Керү ирекле.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Бию буенча бушлай мастер-класслар пәнҗешәмбе көнне Кабан күле буенда уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100