Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ачык ишекләр көненнән соң Казанның спорт мәктәпләренә 1,2 меңнән артык бала кабул ителгән
Казанның спорт мәктәпләренә Ачык ишекләр көненнән соң 1 249 бала язылган. Бу 2025 ел белән чагыштырганда шактыйга югары күрсәткеч – ул вакытта спорт мәктәпләренә 597 яшүсмер кабул ителгән булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сентябрь аенда узган Ачык ишекләр көне чаралары вакытында спорт мәктәпләре мәйданчыкларына 3 мең тапкырдан артык кеше килеп киткән. Җәядән ату төре популярлыгы буенча әйдәп баручылар рәтендә: «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә әлеге юнәлеш 1,3 мең кешене җәлеп иткән. Мондый кызыксыну мәктәп территориясендә Җәядән ату үзәге ачылуы белән дә бәйле, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Шулай ук кунакларның башка мәйданчыклар белән дә кызыксынуы сизелә – Кикбоксинг, Бокс һәм өстәл теннисы, Салават күпере микрорайонындагы «Физра» спорт үзәкләренә, «Касатка» йөзү мәктәбенә һәм «Первая» олимпия резервы спорт мәктәбенә 150дән 180гә кадәр кеше килеп киткән.
Иң күп балалар язылган төрләр турында сөйләгәндә, монда спорт гимнастикасы, акробатика турында әйтми калу мөмкин түгел – «Первая» спорт мәктәбенә һәм «Приволжанка» олимпия резервы мәктәбенә 261 бала алынган. Спортның сугыш төрләренә һәм көрәшкә – 236, уен төрләренә – 229, йөзүгә – 150 бала язылган.
Җиңел атлетика белән 102 бала кызыксынган, аларны «Атлетика» спорт мәктәбенә һәм «Тасма» «Физик тәрбия-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбенә кабул иткәннәр. Тагы 107 бала – «Юность» волейбол мәктәбенә, 45-е «Вариант» шахмат мәктәбенә язылган.
Икенче ел рәттән балалар саны арта торган юнәлешләр дә шәһәр өчен тотрыклы кызыксыну күрсәткече белән әһәмиятле булып кала. Алар арасында «Олимп» мәктәбендә уздырыла торган триатлон түгәрәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бокс, кикбоксинг, «Тасма»да җиңел атлетика, дзюдо төрләре бар.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда берьюлы берничә спорт учреждениесе ачылды. Салават күпере микрорайонында «Физра» спорт үзәге төзелде. Биредә балалар футбол, волейбол, баскетбол, бокс һәм кикбоксинг белән шөгыльләнә ала. Голубятников урамында – Кикбоксинг үзәге, Мәскәү районында урнашкан «Тасма» олимпия резервы мәктәбе территориясендә Җәядән ату үзәге ачылды. Шулай ук Татарстан Республикасының Фигуралы шуу үзәге һәм Футболны үстерү үзәге эшли башлады.
Яшьләрнең үз-үзләрен камилләштерү өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз