Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ачыктан-ачык сөйләшү // Минтимер ШӘЙМИЕВ:“Булдырабыз!” // [№7, 21 февраль]
Ачыктан-ачык сөйләшү // Минтимер ШӘЙМИЕВ:“Булдырабыз!” // [№7, 21 февраль]
—Минтимер Шәрипович, әңгәмәбезне соравы җиңел, әмма җавап бирүе шактый авыр булып тоелган сораудан башлап җибәрергә булдым. Бүген татарларның милли идеясе нидән гыйбарәт? Ми-ңа калса, барысы да менә шушы төп мәсьәләдән килеп чыга шикелле.
— Фәкать татарлар өчен генә милли идеяне билгеләве авыр. Миңа Татарстанның милли идеясе дигән билге-ләмә күбрәк ошый. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки Татарстанны үз ватаны дип исәпләүче төрле милләт халыкларының күп гасырларга сузылган уртак яшәеш тарихына ия без. Мин аны бер сүз белән: «Булдырабыз!» — дип кенә әйтер идем. Һәм бу хыял гына түгел. Бер хыял, теләк белән генә милли идеяне төзеп булмый. Безгә: «Булдырабыз!» — дип белдерергә бөтен нигез бар.
Беренчедән, республикабыз халкы бик тә белемле. Акыл үсеше мөмкинлекләре зур безнең. Казанның математика, органик химия, физика мәктәпләрен, йә булмаса гуманитар юнәлештәге мәктәп-ләрне генә алыйк. Бүген Казан вузлары дөнья күләмендә 30дан артыграк әйдәп баручы университет белән хезмәт-тәшлек итеп килә. Һәм бу хезмәттәшлек декларацияләргә кул куюга гына кайтып калмый. Бу — галимнәр, укытучы, аспирант, студентлар белән алмашып эшләү нигезендәге тулы канлы хезмәттәшлек. Россия фәненә һәм дөнья-күләм фәнгә көчле интеграцияләнү процессы бара. Моны Казан университетының 200 еллыгын бәйрәм иткәндә Россиянең фән һәм мәгариф министры, Россия Фәннәр академиясе президенты, чит ил-ләрдән килгән күп кенә галимнәр, шул исәптән Нобель премиясе лауреаты буларак танылган берничә шәхес тә тиешенчә бәяләде. Менә хә-зер Казанда, Лобачевский, Бутлеров һәйкәлләре белән беррәттән, парамагнит резонанс күренешен ачкан атаклы галим Е.Завойскийга да һәй-кәл куелды. Бүген безнең шәһәребез дөнья күләмендә бу күренешне өйрәнү үзәгенә, академик Кев Салихов җитәкчелегендәге танылган фәнни мәктәпкә әйләнде. Республикабыз 1991 елда Завойский исемендәге Халыкара премияне гамәлгә куйды. Ул дөньяда фәннең теләсә-кайсы өлкә-сендә электрон парамагнит резонансын куллануда һәм үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән галимнәргә бирелә.
Икенчедән, Татарстан республикадагы барлык халыклар арасында тынычлыкны, татулык, милләтара, конфессияара килешүне тәэмин итеп килә. Хәзерге тынгысыз бер чорда «Татарстан моделе» дигән төшенчәнең пәйда булуы да һич тә очраклы түгел.
Республикабызга килүче чит ил кунаклары (Россиядә эшләүче илчеләр, төрле фән-ни даирә вәкилләре бездә бик еш була), тормышыбыз рәвешенә сокланып, безнең модельне, безнең тәҗрибәне өйрәнә, дисәм, һич тә арттырып әйтү булмастыр. «Без булдырабыз!» диюем, безнең хыялыбыз барлыкка килде, без үз алдыбызга бурыч куйдык, һәм Татарстан, чыннан да, көндәшлеккә сәләтлегә әйләнде дигәнне аңлата.
Өченчедән, без икътисади яктан көчле. Республикада җи-тештерелә торган нефть химиясе продукциясе, бигрәк тә каучук, кайбер башка тауарлар инде күптән көндәшлеккә сә-ләтле буларак танылды. Болар — Татарстан гына түгел, Россия икътисады өчен дә гаять мөһим тауарлар. Бу хәл белән горурланмый мөмкин түгел. Тагын шунысы бар: без, үзебездә көч табып, күчеш чорында альтернатива тәкъдим итеп кенә калмадык, ә бәлки уйланылганны тормышка да ашыра алдык.
Без 90нчы еллар башында үзебезнең икътисади сәясәтне эшләдек, һәм шушы еллар эчендә ул үзен тулысынча аклады да. Әйтергә кирәк, соңгы берничә елда Россия икътисады да асылда безнең принципларга таянып үсә башлады. Мин моны шик-ләнмичә әйтә алам. Без кискен чаралардан түгел, ә дәүләти җайга салуны йомшартудан башлап җибәрдек тә шуннан соң гына икътисадны әкренләп либеральләштерүгә керештек. Нәкъ менә шуңа күрә иң кыен елларны да аз югалту белән үтә алдык. Бу хәлиткеч бик зур проектларны — тузган торакны бетерү, Татарстанны тоташ газлаштыру, республиканы мәгъ-лүматлаштыру программаларын һ.б. тормышка ашыру мөм-кинлеге бирде.
Мин ни өчен боларның барысы турында да шулай җентек-ләп сөйлим? Чөнки алар «Без булдырабыз!» дигән сүзтезмә кысасында Татарстанның милли идеясенең яшәүгә сәләтлелеген раслый.
Әмма сез татарларның милли идеясе турында сорау бирдегез, һәм бу җәһәттән мин, гомумән: «Без рухыбыз белән көчле», — дияр идем. Монысы да хыял белән теләк кенә түгел, аны бөтен тарихыбыз раслый. Без менә хәзер, зур үзгәрешләр башланган бер чорда да, югалып калмадык. Киресенчә, үз сүзебезне әйтә алдык. Шушы еллар эчендә без татарлар мәнфәгатендә генә түгел, бәл-ки, республикабызда яшәүче башка милләтләр мәнфәгатендә дә, әйтер идем, бөтен Россия мәнфәгатендә дә эш иттек. Рухыбызның шундый көчле булуы тулаем алганда Татарстанның милли идеясен — «Булдырабыз!» дигәнне белдерү мөмкинлеге бирә дә инде. Минем фикеремчә, бер идея икенчесен тулыландыра һәм әйбәт кенә ныгыта да. Татар халкы — дөнья тарихы барышын билгеләүчеләрнең, үз яшәешенең төрле этапларында төр-ледән-төрле бурычларны хәл кылучыларның берсе ул. Безнең горурланырлыгыбыз бар! Рухыбызның көчле булуы белән!
— Әмма бүгенгесе турында сөйләгәндә, әле күптән түгел генә Татарстанның үз мөстәкыйльлегенә ия булуы стратегик яктан бик мөһим булып тоела иде. Бүген бу сорауның куелышы үзгәрдеме?
— Кемгәдер ошыймы бу, әллә ошамыймы, тик мин шу-ны әйтергә тиешмен: Татар-стан — Россиядә беренче-ләрдән булып үз хокуклары турында белдергән төбәк. Илдә үзгәртеп кору башланып, безгә — сез ирекле дигәч, без (шулай ук СССРның союздаш республикалары арасында беренчеләрдән буларак Россия үзе дә) дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иттек. Татарстанның үз мөстәкыйльлеге турында Россия автономияләре арасыннан беренче булып белдерүе көннәрдән беркөнне минем барысыннан да алданрак уянуыма гына бәйле түгел, ансы. Бу милли үзаң, әлеге дә баягы шул рухи көчебез чагылышы иде. Барысы да шуңа кайтып кала. Без шундый тарихи вакытта үз хокукларыбыз турында белдерергә тиеш тә идек. Без чор таләбенә җавап таба алдык. Мин, барысы да цивилизацияле төстә эшләнде дип уйлыйм. Безнең дә, зыялыларыбызның да, иң мөһиме — милли хәрәкәтләребезнең дә моңа акылы җитте. Әйе, без күпне, бик күпне булдыра алабыз, һәм шушы елларда күпне расладык та. Без Россия Федерациясенең бө-тенлеген саклап калдык, моны тарих үзе бәяләр әле. Хәер, моны аек фикерле кешеләр инде бүген үк бәяли. Татарстан үзен башкачарак тоткан тәкъдирдә Россияне нәрсә көткән булыр иде дип уйлыйбыз?!
Без референдум үткәргәндә Татарстанның мөстәкыйльлелеге өчен республикада яшәү-че халыкның 60 проценттан артыграгы тавыш бирде. Ә бездә татарлар 50 процент чамасы гына бит, аларның да әле һәркайсы «әйе» дип тавыш бирмәде. Димәк, бу калган халыкларның да мөстә-кыйльлекне яклап тавыш биргәнлеген аңлата. Без шушы елларда үзебез игълан иткән хокуклар кысаларында иҗади үсеш юлыннан бардык һәм барабыз. Йә, әйтегез, мондый мөстәкыйльлек кемгә комачаулый?
— Әмма ул кемнәрнедер ярсыта булса кирәк.
— Кемне дә булса ярсытадыр да, бәлки, әмма... Россия тарихында, дәүләт төзелеше буларак, демократик федерациянең булганы юк иде бит әле, менә без хәзер аны булдырырга тырышабыз. Без эз-ләнү юлында: йә демократияләшәбез, яисә артка чигенеп куябыз. Кайберәүләр, бер адым алга — ике адым артка, дигән гыйбарәне дә искә тө-шергәли. Әмма, миңа калса, без, киресенчә, ике адым алга атлап, бер адым гына артка чигенәбез бугай.
Әгәр демократик дәүләттә Россия халыкларының милли мәнфәгатьләре исәпкә алынмаса, безгә акрынлап хә-рәкәткә килә торган бомба янарга мөмкин. Бу милли республикаларда аеруча кискен сизелә. Безнең бурыч — позициябез дә ишетелерлек итеп үз мәнфәгатьләребезне яклау. Әмма безнең һәр позициябез кабул ителергә тиеш, шуның белән бетте-китте дип тә утырырга ярамый. Шуңа да карамастан, безнең тавыш ишетелергә тиеш. Йә без үзәк-не яисә алар безне инандырырга тиеш. Фәкать шулай гына үзара килешүгә килергә була.
Федератив дәүләт төзү авыр. Әмма унитар дәүләткә юл ачу тарихи хата булыр иде, ул Россия үсешен тоткарлаячак кына. Россия өчен үсешнең гади юлларын эзләргә ярамый.
Татарстан мөстәкыйльлелеге темасын дәвам итеп, мин Сезгә тагын шуны әйтә алам: безнең республика территория-сендәге барлык милекнең хуҗасы — Татарстан халкы. Без кемнеңдер, килеп, безнең милекне очсызга гына яки ваучерга сатып алуына юл куймадык. Без, Россия ваучерларыннан тыш, Татарстанның да ике ваучерын өләштек әле. Әмма шул ук вакытта һәркемгә хосусыйлаштыру кертемнәре ачып, аларга мораторий игълан иттек. Без моны кешеләргә: «Бу — сезнең милкегез, әмма илдә 1000 процентлы инфляция хөкем сөргән бер мәлдә бу кәгазьләрдән файдаланырга ярамый, юкса, сез үз милкегезне тиенгә алыштырган булып чыгачаксыз», — дип аң-латтык. Мораторийны без өч елдан соң, инфляция бераз «кысага» кергәч, бетердек. Мондый адым үзен тулысынча аклады. Шулай итеп, ил язмышын хәл итә торган фабрикаларны, заводларны, ягъни икътисадның чиктән тыш мөһим тармакларын беркемгә дә юк-бар бәягә бирмәдек. Бу да —мөстәкыйльлекнең дәвамы. Без игълан иткән хокуклардан башка моны эшләү мөмкин булмас иде.
Бөтенләй башка өлкәдән яхшы мәгълүм бер мисал китереп үтәсем килә. Үзгәртеп корулар башланганчы Казанда бары тик бер татар мәктәбе бар иде, анысы да тулы түгел иде. Ике дәүләт теле турында республика законын кабул ит-мәсәк, барысы да шулай калган да булыр иде. Хәзер мәк-тәпләрдә һәм балалар бакчаларында ике тел: татар һәм рус теле өйрәтелә. Әле күптән түгел генә Россия Конституциясе суды да үзенең карары белән моның законга каршы килмәгәнлеген таныды. Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне тормышка ашыру бик күпне бирә, һәм без аннан баш тартырга ниятләмибез. Без бит бу нигездә җимерү юлыннан түгел, ә иҗади үсеш юлыннан алга барабыз.
Без Россиядә барыбыз да бер үк кыяфәтле дә, бер үк фикерле дә түгел, без — төр-ле. Моны исәпкә алмый ярамый. Әгәр бу хакта үзебез, ягъни һәр халык үзе әйтмәсә, безне беркемнең дә ишетәсе килмәячәк. Без проблемаларыбыз турында, милләтебезне саклап калу өчен нәр-сәләр эшләргә кирәклеге турында үзебез сөйләргә тиешбез, һәм моңа бурычлыбыз да әле.
— Россиядә халык са-ны ягыннан икенче урындагы милләт булып тору — бик зур җаваплылык. Чөнки илдә сан ягыннан күбрәк булган рус халкы белән нәкъ менә татарлар арасындагы үзара мөнәсәбәт-ләр дәүләтнең милли сәясәттәге юнәлешен билгели. Сез бу мөнәсә-бәтләрдә нидән канәгать, нидән канәгать түгел?
— Беренчедән, шуны әйтә-сем килә (бу минем фикерем генә дә түгел): тулаем алганда, татарларга карата мө-нәсәбәт элеккегә караганда яхшы якка үзгәрде. Юк, юк, сүзем лозунг дуслыгы турында түгел, социологик тикшеренүләр һәм сорашып белешүләр мәгълүматлары турында . Татарлар, чыннан да, үзгәртеп кору елларында Россияне һәм аның бөтенлеген саклап калу, кешеләрнең язмышын җимермәү өчен күпне эшләде. Без моның белән горурланабыз. Без бу еллар сынавы аша лаеклы үтәбез. Татарстан барлык яктан караганда да иҗади үсеш юлында. Моны беркем дә инкарь итә алмый. Шул ук вакытта без нинди дә булса аерым бер рольгә дә исәп тотмыйбыз. Без Россия Федерациясендә яшәүче барлык халыкларның хокукын бердәй хөрмәт итәбез.
Ә икенчедән, Рогозин яки Жириновский кебек сәясәтчеләрнең милләтчелек ру-хындагы белдерүләренә карата тыныч кына кала алмыйбыз. Без мондый белдерүләр белән беркайчан да килешмәячәкбез. Моның ише лозунгларны алга сөргән партиянең күпмилләтле Татарстанда үз тарафдарлары юк, һәм ул аларны таба алмаячак та. Чөнки аларның милләтчелек — шовинистик рухтагы өндәмәләре иң элек Россиянең үзен какшата. Әгәр безгә Россия кадерле икән, без аңа карата мондый мөнәсәбәттә булырга тиеш түгел. Мин бу адәмнәргә үз ватаннары кадерледер дип уйламыйм. Аларга бары тик бу «күбек»тә өскә калкып, арзан популизмда озаграк сакланып калу гына кирәк.
— Рогозин, Жиринов-скийны телгә алдык. Болар, әлбәттә, рус халкының иң яхшы вәкилләре түгел...
— Әгәр милли республикаларда Рогозин, Жириновский кебек лидерлар пәйда булса? Без радикаль милләтчелеккә юл куймаска тырышабыз, лә-баса. Чөнки, бу — безнең ба-рыбыз өчен дә куркыныч, бу — уртак бәла. Әйе, биредә уйланырлык нәрсәләр бар. Мисалга, скинхедларга карата мө-нәсәбәтне генә алыйк. Бу зәхмәтнең яшьләребезгә ничек тиз йогуын үзегез үк күреп торасыздыр. Әле ярый соңгы вакытларда, Россия Феде-рациясе Президенты тырышлыклары беләндер, күрәсең, аларның гамәлләре хокукый яктан тиешенчә бәяләнә башлады.
— Әмма аларны бит кемнәрдер үсендереп то-ра. Яки шул ук Рогозин белән Жириновскийны да. Әгәр аларга матбугат битләрендә шуның кадәр күп урын бирел-мәсә...
— Без бит ваһһабчыларны якламыйбыз, ә аларга каршы көрәшәбез. Әгәр шундый шовинистик чакырулар көчәя икән, алар каршылык хәрәкә-тен тудырырга мөмкиннәр. Алар милли оешмаларны да радикальрәк итәрләр иде. Ни рәвешле җавап кайтарыла-сын көтеп ятарга, бигрәк тә аны ясалма рәвештә кузгатып җибәрергә ярамый. Ничек кенә авыр бирелмәсен, тө-бәкләрдәге тотрыклылыкны бәяли белергә кирәк. Ул бар икән, димәк, моның өчен кемдер көч түгә. Тотрыклылык — көндәлек зур эш ул. Ул ниндидер каршылык хәрәкәтләре килеп чыкканда гына бәяләнергә тиеш түгел.
Мин Россиядә барлык милли мәсьәләләр дә хәл ителде һәм милли сәясәт белән шө-гыльләнүнең кирәге юк дип уйлауны хата саныйм.
— Илдә тәбәкләр һәм милли сәясәт белән шө-гыльләнүче ведомство белән гаҗәп хәл күзә-телә. Йә әлеге министр-лык җитәкчесе вице-премьер дәрәҗәсенә күтә-релә, йә министрлыксыз министрга әйләнә, йә әлеге ведомствоны гомумән юкка чыгаралар. Менә хәзер иң тәҗрибәле сәясәтчеләрнең һәм Россиянең дәүләт эшлеклеләренең берсе Владимир Яковлев министр итеп билгеләнде. Ә бит Владимир Анатольевич өчен бу башкачарак эшчәнлек өлкәсе. Гафу итегез, мондый болагайлыкның асылы нидә? Россиядә милли мәсьәләләр белән шө-гыльләнүче орган гому-мән кирәкме?
— Әйе, ниһаять, әлеге проблемалар белән шөгыльлә-нүче министрлыкны кабат төзеделәр. Шуннан соң исемнәрдә буталчыклык китте. Йә әлеге ведомствоны “төбәк-милли сәясәте”, йә “милли-төбәк сәясәте” дип атап йөртә башладылар, соңыннан исә, күп-милләтле илдә яшәвебезне танырга курыккандай, “милли” сүзен гомумән алып ташладылар.
Заманында илебезнең дәү-ләт эшлеклеләре турында мондый мәзәк йөри иде. Хрущев утырган поезд барганда туктап калган, ди. Шуннан соң Хө-күмәт башлыгы, барыгыз да чыгыгыз, кичекмәстән төзәтеп, алга таба барырга кирәк дип боерык бирә. Брежнев барган поезд туктап калгач, ул, игътибар итмәгез, әйдәгез, үзебезне барган сыман хис итик дип әйтә, ди.
Без Брежнев поезды хәлен-дә калып, Россиядә милли проблема юк кыяфәте чыгарырга тиеш түгел. Без милли сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш. Безне Америка Кушма Штатлары яки башка илләр белән чагыштырырга кирәкми. Аларда кайчандыр башка җирләрдән килеп төпләнеп, яңа ватанга ия булганнар яши. Ә без торган җир — безнең туган җиребез ул, аның үз традицияләре, теле, мәдәнияте бар. Шундый вакыт килер, Россиянең күпмилләтле булуы Россия Федерациясен башка илләрдән уңай яктан аерып торган сыйфатына әй-ләнер. Әмма дәүләттә кемдер моның белән шөгыльләнергә тиештер бит? Ә без министр-лык исемендәге «милли» сү-зеннән куркабыз.
Мин Владимир Анатольевич моны аңлыйдыр һәм тырышадыр дип уйлыйм. Аны Петербург губернаторы булып эш-ләгән чорыннан ук беләм, аның иҗтимагый оешмаларга мө-нәсәбәте хәерхаһлы. Бу сүздә генә түгел, эштә дә шулай. Ул — «якут тамгалы» кеше. Аның үзенчәлекле тирәлекле Ленинград, Петербургта эшләве һәм яшәве дә бик әһәмиятле. Мин бу шәһәргә һәм анда яшәүчеләргә карата зур хөрмәт белән карыйм.
— Владимир Анатольевич Яковлевның нинди «якут тамгасы» бар соң?
— Ул Якутиядә туган. Хәзер, Кавказда эшләп алганнан соң, бу да бик мөһим, Мәскәүгә кайтты. Аның характеры һәм үҗәтлеге белән яхшылыкка өметләнергә мөмкин. Ә без, төбәк җитәкчеләре, аңа булышырбыз. Тик бу гомумән дәү-ләт сәясәтенә бәйле, чөнки министрлык бик мөһим роль уйнаса да, дәүләтнең сәяси ихтыярын үти.
— Сүз уңаенда, дәүләт-нең сәяси ихтыяры турында. Бөтендөнья татар конгрессы татар язуын латинга күчерү турында карар чыгарган иде. Россия Дәүләт Думасы, соңыннан Конституция суды моны тыйдылар.
— Россия Федерациясе Конституция суды бик авыр хәлдә калды һәм ул, минемчә, үзе дә канәгать булмаган карар кабул итте.
— Гомумән, бәхәснең асылы нидә?
— Әлеге хәлдән чыгу юлын суд озак эзләде. Халыкара декларацияләргә, Россия Федерациясе Конституциясенә туры килүче хокукларыбызны, халыкның хокукын танудан тыш моннан башка лаеклы чыгу юлы юк иде. Әмма, кызганычка, Конституция судына кайчагында, мин әйтер идем, бигүк сәяси яктан чиста булмаган карарлар кабул итәргә туры килә. Кабул иткән хокукый карар бәхәсле булып калды. Әгәр Конституция суды хокукыбызны якласа һәм хокукларыбызны кысучы телләр турындагы РФ Законына төзәтмәләрне кире какса да, татарларның шундук латинга күчүләре шикле дип мин бер тапкыр гына кабатламадым. Мин әлеге мәсьәлә безнең өчен һаман саен бәхәсле булып кала бирә дип саныйм. Латинга күчү турындагы карарны Бөтендөнья татар конгрессы кабул итте һәм аны кабул итү бик хис-тойгылы булды. Ул чагында без беренче мәртәбә дөньяга сибелгән татарларны Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына җыйдык. Алар бөтенесе бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар, күпләренең күзендә яшь иде. Менә нәрсә ул кеше өчен туган тел. Бу тетрәндергеч хәл иде. Туган тел мохитендә яшәгәнгә, без – Татарстанда яшәүчеләр моны сизмибез. Мин, мәсәлән, ун сыйныфны да татарча укыдым. Минем өчен татар теле табигый, хәт-та, әйтер идем, көндәлек тел. Ә конгресс вакытында мин телнең язмыш тарафыннан Татарстаннан читтә яшәргә мәҗбүр булганнар өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын аңладым. Шунда ук без чит илләрдә яшәүче татарларның туган телләрен бездән яхшырак белү-ләрен дә күрдек. Ватаннарыннан еракта яшәсәләр дә, алар телләрен саклап калганнар, һәм бу нәрсә тагын да ныграк тетрәндерде. Менә шушындый шартларда Бөтендөнья татар конгрессы латинга күчүне бертавыштан яклады һәм без әлеге бердәм карарга буйсынмый кала алмадык.
Аны ничек тормышка ашыру — икенче мәсьәлә. Бу турыда республикада закон кабул ителде, ә бәхәс кабынып кына китте. Ул хәзер дә дәвам итә. Әлеге мәсьәлә буенча минем дә фикерем бер төсле генә түгел. Латин әлифбасы, чынлап та, татар теленә ныграк туры килә, ул аның үзенчәлекләрен һәм аһәңен яхшырак бирә. Әмма латин әлифбасына Татарстанда гына күчелсә, ә башка РФ субъектларында бу кабул ителмәсә, ул чагында без төрткелгә килеп эләгәбез. Без үз кулларыбыз белән барлык татарларның өчтән ике өлешен — республикабыздан читтән яшәүче ватандашла-рыбызны читкә тибәрәбез ди-гән сүз. Мондый проблема бар, һәм шуңа күрә без ашыкмыйбыз. Латин әлифбасын фай-далану тәҗрибәсен дәвам итә-чәкбез — бу безнең хокукыбыз.
Кириллицадан ваз кичәләр дип безне сепаратчылыкта гаепләргә кирәкми. Балалары-быз ике дәүләт телендә белем ала — рус теле кириллицада өйрәнелә һәм алар кириллицаны теләсә нинди очракта да беләчәкләр. Әгәр татар теле кайчан да булса латин язуына күчсә, димәк, латинны да белә-чәкләр дигән сүз. Яңа язуга күчү — татарларның эчке проблемасы, чөнки шул ук вакытта без Россиядән читтә яшәүче барлык татарларның да ихтыяҗларын канәгатьләндерә-без. Әгәр без немец яки инглиз телен латин әлифбасы буенча өйрәнәбез икән, бу да сепаратчылыкка керәме?! Димәк, кем хәзерге вакытта латин язуын куллана — алар да сепаратчылармы?
— Бәлки, эш монда латин әлифбасында гына түгелдер?
— Латин әлифбасында гына түгел шул. Шулай булмаганда, бездә немец яки инглиз телләре кириллицада өйрәнелер иде. Әйтергә кирәк, бу менә дигән контртәкьдим булыр иде — илне тагын да ныграк ныгытыр иде. Ни өчен соң без куркабыз, ни өчен соң бер-беребездән шикләнәбез? Бу берникадәр дәрәҗәдә кешеләрне рәнҗетә дә. Кешеләрнең уй-фикерләрен тыеп булмый бит.
— Мәктәпләрдәге тәҗ-рибәнең асылы нидә?
— Без балаларның латинны ни дәрәҗәдә тиз үзләштерүен өйрәнәбез. Нәтиҗәләр менә дигән. Аларга туган телләрен латин язуында өйрәнү җайлырак. Мәскәүдән теләк белде-рүчеләр безгә килеп, балаларның кириллицаны оныту-онытмауларын тикшереп китә алалар. Мин барлык шикләнүче-ләрне ачык дәрескә чакырам.
— Татарлар — таралып яшәүче халык. Татарлар Татарстаннан читтә Татарстандагыга караганда күбрәк яши. Мәскәүдә Казандагыга караганда татарлар күбрәк яши, диләр. Моннан проблемалар туамы? Алар ничек хәл ителә?
— Үз республикаларыннан читтә татарлар гына да яшәми. Шуңа күрә без, дәүләт милли сәясәте кирәк, дибез. Мәс-кәүдә күптән түгел генә атаклы Асадуллаев йортын татар милли үзәгенә бирү турында карар кабул ителде. Без анда башкаланың барлык татар җәмәгатьчелеген җыйдык, Юрий Михайлович Лужков килде, бик кызыклы әңгәмә булды. Мин һәрвакыт болай дип ассызыклыйм: әгәр барлык төбәкләрдә дә милләтләргә карата Мәскәү-дәге сыман сәясәт үткәрелсә, без әлеге этапта Россиядә дәүләт милли сәясәте бар, дип әйтә алыр идек. Тик әлегә бу аерым төбәк җитәкчеләренә, бу очракта башкала мэрына бәйле. Мәскәүгә карата мө-нәсәбәтебез ничек кенә булмасын – ә анда бик күп килгән, вакытлыча яшәүчеләрдән торган катлаулы мегаполис булса да – анда теге яки бу дә-рәҗәдә тынычрак булуын танырга тиешбез. Лужковның әлеге юнәлештәге эшчәнлеге аның милли проблемаларны аңлавы кешеләрдә рәхмәт хисләре генә уята. Әмма без башка зур шәһәрләрдәге тискәре мисалларны да беләбез. Шуларның кайберләрендә, мә-сәлән, мөселманнар берничә ел дәвамында мәчет төзү өчен урын ала алмыйлар. Без Татарстанда беренчеләрдән булып дин тотучыларга синагоганы кайтардык. Бу факт татарстанлылар тарафыннан гына түгел, ә бәлки Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә яһүд халкы вәкилләре тарафыннан да танылды. Без шулай ук кирханы да кайтардык, православие храмнары һәм мәчетләр турында әйтеп тә торасы юк инде. Әгәр син үз традицияләреңне, телеңне, үз милләтеңне хөрмәт итәсең икән, башкаларны да хөрмәт ит, шул чагында гына тынычлык һәм те-ләктәшлек хөкем сөрер. Бу — нигезләрнең нигезе.
— Татарстанда чынлап та гасырлар дәвамында төрле этносларның бер-гәләп яшәвенең үзенчәлекле тәҗрибәсе тупланган. Татарстан башкаласы Казан 2005 елда үзенең меңьеллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге тәҗ-рибәдән бүгенге көндә, биг-рәк тә, нәрсә актуаль?
— Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2000 елда ук Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү буенча дәүләт комиссиясе рәисе булырга ризалык белдерде. Аның бу адымы республика халкы тарафыннан рәхмәт хисләре белән кабул ителде. Бу — күпмилләтле ил Президентының игътибарга лаек адымы. Бу — хакимиятнең башка федераль органнары өчен үрнәк булып торырга тиеш, алар башка барлык халыкларга карата эшчәнлекләрендә, кайда гына булмасын, шуннан чыгып эш итәргә тиешләр. Хөрмәт казану өчен барысын да эшлә. Шунда без көчле булачакбыз. Безгә бер-дәм рух кирәк, шул чагында без кемнең нинди милләттән яки конфессиягә каравы турында уйлап тормыйча, берләшәчәкбез. Бу мөмкин нәрсә, мин моңа кайчандагыга караганда да ныграк ышанам.
— Һәр халыкның, һәр этносның гомуми уңай якларыннан — горурлык, яхшы күңеллелек, юмартлык, кунакчыллыктан тыш үзенә генә хас сый-фатлары да була. Аларны күршеләре ассызыклый. Кайчагында якын итеп, кайчагында исә усал нияттән. Журналистлар «Националь»нең бер санында татарларның үзенчәлекле сыйфаты — хәйләкәрлек дип язып чыктылар. Мәкалә авторы — татар һәм, әл-бәттә инде, ул моны уңай сыйфат итеп күр-сәтә, һәм мин моның белән килешәм. Хәер, мин дә татар. Сез татарлар-ның нинди милли билгеләрен атап үтәр идегез?
— Хәйләкәрлек — акыл билгесе ул, бу мин әйткән фикер түгел. Әмма, иң беренче чиратта, мин татарларның эш сөюләрен билгеләп үтәм. Бу турыда татарлар яшәгән барлык төбәк губернаторлары да әйтә. Һәм Бочкарев, һәм Лужков, һәм Матвиенко, һәм Россель һәм Мордовия, Чуашстан, Ульяновски, Чиләбе җи-тәкчеләре. Мин инде Башкорт-стан турында әйтеп тә тормыйм. Татарны башкорттан яки киресенчә, аеруы кыен — безнең тарихи менталитетыбыз бердәй диярлек.
Мин татарларның тагын чис-талык яратуларын ассызыклап үтәр идем. Асфальтсыз авылларда көзен һәм язын кешеләр итек киеп йөри. Әмма аларның ишек төпләре сабынлап юылган һәм аяк киемен салмыйча өйгә кермәле түгел. Татарлар өйләренә, мәчеткә кергән сыман, аяк киемнәрен салып керәләр. Белмим, бәл-ки, бу мәчеттән көнкүрешкә кергәндер, бәлки, көнкүреш-тән мәчеткәдер, әмма һәр нәрсәдә чисталык – бу тра-диция.
Безгә тагын үз-үзебезгә хөр-мәт хисе хас. Шуның аркасында кайчагында татарлар кү-ңелләренә авыр алучан, биг-рәк тә шушы хискә гаделсез кагылган очракта. Бу күп халыкларга хас. Тик шулай да, минем күзәтүемчә, татарларда бу хис көчлерәк. Һәм, ахыр килеп, безнең бик тә сабыр булуыбызны ассызыклап узар идем. Без чыннан да күпкә түздек һәм түзәбез. Без рухи яктан көчле. Һәм шуңа күрә без булдырабыз да!
Әңгәмәдәш — “Националь” журналы баш мөхәррире Рөстәм АРИФҖАНОВ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз