news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ачык университет татар халкы тарихына багышланган курсларга чакыра

Беренче дәрес 7 ноябрь 18.30 да була.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Ачык университет Татарстан һәм татар халкы тарихына багышланган “PostХанлык” дип аталучы татар телендә өстәмә белем бирү курсларын ачып җибәрә. Бу Ачык университетның тарихка багышланган курсларының икенче өлеше. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Курсның максаты - татар халкы тарихы буенча системалы белем бирү, халык арасында аны популярлаштыру, татар телендә белем бирүне актуальләштерү, татар милләте формалашуы процессларын аңлату.

  • Ачык университет - татар телендә өстәмә белем бирү курслары. Курсларда татар галимнәре һәм практик белгечләр укыта. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк дип көтелә. Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Открытая школа” оешмасы.

Беренче дәрес 7 ноябрь 18.30 да була. Алга таба дәресләр атнага ике тапкыр - сишәмбе (18.30 - 20.00) һәм шимбә (13.00 - 16.00) көннәрендә узачак. Һәр дәрес аерым темага багышланган. Лекцияләрне чорга бәйле махсус лекторлар, бу өлкәнең белгечләре, Хатыйп Миңнегулов, Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев укыячак.

Дәресләр IT-парк бинасында, “Точка кипения” коворкингында узачак. Алдан Leader ID сайтында теркәлеп, сылтама буенча заявка бирергә кирәк. Тарих белән кызыксынучы һәркем әлеге курсны уза ала. Яшь чикләүләре юк. Курсны уңышлы тәмамлаучыларга махсус таныклык тапшырылачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100