news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ачык университет" проекты татар мәдәниятенә багышланган курсларга чакыра

Курста татар сәнгате: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр буенча тугыз лекция каралган.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). "Ачык университет" проекты кысаларында "Заманча татар мәдәнияте" курсы  башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге курста татар сәнгате: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр буенча тугыз лекция каралган. Курс бер ай дәвам итәчәк. 

Курска журналистларны, сәнгать белгечләрен, укытучыларны, студентларны, мәдәният хезмәткәрләрен чакыралар. Яшь буенча чикләүләр юк. Укулар бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100