news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ачык университет»ның «Акча белеме» курсында финанс пирамидаларга эләкмәскә өйрәтәләр

Курста финанс нигезләре, инвестицияләр турында мәгълүмат бирелә.

«Ачык университет»ның «Акча белеме» курсында финанс пирамидаларга эләкмәскә өйрәтәләр
Гөлия Хәсбиуллина

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ачык университет» проектына багышланган матбугат конференциясендә «Акча белеме» курсының әһәмияте һәм анда нәрсәләр өйрәтелгәне хакында сөйләнде.

«Ачык университет»та «Акча белеме» курсы эшли. «Бу безнең татарларны, кардәш башкортларны финанс баету юнәлешенә багышланган миссиябезнең беренче адымы», — диде әлеге курсның лекторы Ленар Рахманов. Ул әлеге курста укытыр өчен биш ай элек гаиләсе белән бергә махсус Мәскәүдән Казанга күченүен әйтте. 

«Акча белеме» курсында укучыларга финанс нигезләре, инвестицияләр турында мәгълүмат бирелгәне әйтелде. Шулай ук курста ничек итеп акчаны җыярга һәм финанс пирамидаларына эләкмәскә икәнен дә сөйлиләр.

«Күп кеше „Акча керде, китте“, — дип, яши. Бу дөрес түгел, акчаны җыя белергә кирәк», — диде Ленар Рахманов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100