news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ачык университет» кысаларында «Заманча татар мәдәнияте» онлайн-курсы ачыла

Биредә музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр турында тугыз лекция булачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Ачык университет» кысаларында «Заманча татар мәдәнияте» онлайн-курсы башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Соңгы елларда татар мәдәнияте нинди үсеш-үзгәрешләр кичергән? Милли сәнгатьтә нинди тенденцияләр өстенлек итә? «Татарлык» һәм дөньякүләм тәҗрибәнең уртаклыгы һәм аермасы нәрсәдә? «Ачык университет» кысаларында «Заманча татар мәдәнияте» онлайн-курсы шушы һәм башка сорауларга жавап табарга ярдәм итәчәк.

Биредә Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Йолдыз Миңуллина, Наилә Халит, Гөлназ Җиһангирова, Алмаз Зәһретдинов, Әлфәт Закирҗанов лекторлар булачак.

Татар сәнгате тарихы, бүгенге хәле, киләчәге: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр турында тугыз лекция булачак. Һәрбер дәрес мәдәниятнең бер тармагына багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100