news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ачык университет белем бирү проектының дәресләр җәдвәле билгеле булды

Урта гасыр татар дәүләтчелегенә багышланган лекцияләләр 9 февральдән алып 6 апрельгә кадәр барачак.

Ачык университет белем бирү проектының дәресләр җәдвәле билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Киләсе атнада Казанда "Ачык университет" түләүсез белем бирү проекты үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Аның "Каһаннан алып Казан ханына кадәр" исемле беренче курсы урта гасыр татат дәүләтчелегенә багышланган. Курсның дәресләр җәдвәлен тәкъдим итәбез.

«Каһаннардан алып Казан ханына кадəр»
Урта гасыр татар дəүлəтчелеге тарихы

I модуль Борынгы төркилəр һəм аларның дəүлəтлəре

9 февраль (шимбə)

13.00 – 14.00. Ачык сөйлəшү: Кайда безнең тамырлар?
Катнашалар: Д.М. Исхаков, Ф.Ш. Хуҗин, Г.М. Дəүлəтшин

14.10 – 15.10. Лекция: Борынгы төрки дəүлəтлəр
Лектор: Г.М. Дəүлəтшин

15.20 – 16.20. Лекция: Борынгы төрки тел
Лектор: Ф.Ш. Нуриева

16.20 – 17.00. Контроль эш

II модуль Болгар дəүлəте

11 февраль (дүшəмбе) 

18.30 - 20.00. Лекция: Болгар дəүлəтенə кадəр Идел-Урал төбəгенең тарихы; Əҗмəр шəһəрчеге (V - IX гасырларга археологик күзəтү - Милли музей)
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

16 февраль (шимбə)

13.00 - 14.20. Лекция: Болгар дəүлəте чоры мəдəнияте һəм ислам
Лекторлар: А.М. Ахунов / Г.М. Дəүлəтшин

14.30 - 15.50. Практика: Əхмəд ибне Фазлан язмалары

18 февраль (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Болгар шəһəрлəре, архитектура һəм төзелеш
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

25 февраль (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Болгар акчалары һəм Исзүдə
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

2 март (шимбə)

13.00 - 14.20. Лекция: Болгар дəүлəтендə көнкүреш, хуҗалык, эш кораллары
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

14.30 - 15.50. Практика: Кол Галинең “Йосыф китабы”

Модуль ахыры - Контроль эш

III модуль Алтын Урда

4 март (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Чынгыз хан (1155 – 1223). Монгол империясенең үсеше һəм сəяси тарихы (1223 - 1269)
Лектор: Л.Ф. Абзалов

9 март (шимбə)

13.00 - 14.20. Лекция: Җүчи Олысының (Алтын Урда) сəяси тарихы (1206 – 1312)
Лектор: И.М. Миргалиев

14.30 - 15.50. Лекция: Алтын Урданың сəяси тарихы таркалуы (1312 – 1502)
Лектор: И.М. Миргалиев

11 март (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Алтын Урдада язмачылык, дəүлəт аппараты, ярлыклар
Лектор: Л.Ф. Абзалов

16 март (шимбə)

13.00 - 14.20. Лекция: Алтын Урданың сəяси һəм иҗтимагый төзелеше: кабилəлəр, халыклар, шəһəрлəр һəм вилаятьлəр
Лектор: Д.М. Исхаков

14.30 - 15.50. Лекция: «Идегəй» дастаны
Лектор: Д.М. Исхаков

18 март (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Алтын Урдада һөнəрчелек, сəүдə һəм акча сугу
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

23 март (шимбə)

13.00 - 14.20. Лекция: Алтын Урда чоры теле һəм əдəбияты
Лектор: Х. Миңнеголов

14.30 - 15.50. Практика: Ибне Батутта язмаларында Үзбəк хан чоры

Модуль ахыры - Контроль эш

IV модуль Казан ханлыгы (Казан йорты)

25 март (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Казан ханлыгының сəяси тарихы
Лектор: Д.М. Исхаков

30 март (шимбə)

13.00 - 14.20. Лекция: Казан ханлыгында һөнəрчелек, сəүдə, көнкүреш тормыш
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

14.30 - 15.50. Лекция: Казан ханлыгы һəм Рус дəүлəте. Казан ханлыгын яулап алу
Лектор: Д.М. Исхаков

1 апрель (дүшəмбе)

18.30 - 20.00. Лекция: Казан ханлыгы чоры теле, мəдəнияте һəм əдəбияты
Лектор: Х. Миңнеголов

6 апрель (шимбә)

13.00 - 17.00. Аяклы сабак: Казанның ханлык чоры археологиясе
Лектор: Ф.Ш. Хуҗин

Модуль ахыры - Контроль эш

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100