news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ачык Татарстан" системасы бик яхшы нәтиҗәләр китерә - ТР Премьер-министры

Илдар Халиков "Сочи-2014" халыкара инвестицион форумы кысаларында ачык фикер алышуларда чыгыш ясады

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). "Ачык Татарстан" республика икътисады торышы турында мәгълүмат туплау һәм эшкәртү системасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга булыша. Бу фикерне бүген ТР Премьер-министры "Сочи-2014" халыкара инвестицион форумы кысаларында ачык фикер алышуларда чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге мәсьәләре турында фикер алышу барышында "Ачык хөкүмәт" эшләре буенча министр Михаил Абызов дәүләт хакимияте органнары эшендә ачыклыкның мөһим булуын ассызыклады. Иҗтимагый фикер алышулар һәм дәүләт карарларын кабул итүне, дәүләт сатып алуларын контрольләү тәҗрибәсе Россиядә торган саен активрак кулланыла. Ачыклыкны арттыруга күбрәк игътибар бирүче алдынгы төбәкләр арасында Михаил Абызов Татарстанны атады.

Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген арттыру юллары рәтеннән дискуссиядә катнашучылар системалы якын килү, озак вакытка планлаштыру, дөрес һәм вакытлы статистика һәм икътисад турында сыйфатлы мәгълүмат туплауны мисал итеп китерде. 

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков республикада эшләүче икътисад торышы турында мәгълүмат туплау һәм эшкәртү системасы, шулай ук аны үзләштерү тәҗрибәсе турында сөйләде.

"Без шактый озын юл уздык, - дип билгеләп үтте И.Халиков. - Без башта ук анын зарурлыгын танып, ERP-системаның нәтиҗәле булу-булмавы хакында бәхәсләшеп тормадык. Аны дәүләт органнарында кертү ихтыяҗы турында да дискуссияләр булмады. Нинди күрсәткечләр кирәк, кайсылары кирәкми дип тә бәхәсләшмәдек - без аларның барын да электрон системага керттек һәм хәзер булган ихтыяҗларга таянып чистартабыз гына".

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, мәгълүматны тәкъдим итү һәм файдалану дисциплинасы мәсьәләсе катлаулы булган. "Минемчә, аны финанслауга бәйләп, дисциплинаны күтәрергә була, - дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы. - Ә файдалануга килгәндә исә, кайбер очракларда без электрон базаларның кәгазь тиңдәшләрен генә гамәлдән чыгардык һәм хәзер электрон системадан файдаланмау мөмкин түгел".

"Әлбәттә, мәгълүмат туплаган вакытта гадәти почтадан файдалансаң, нинди дә булса уңай нәтиҗәгә ирешү бик катлаулы булачак", - дип саный И.Халиков. Шуңа да республикада мәгълүмат электрон рәвештә җыела.  ТР Премьер-министры сүзләренчә, системадагы булган төгәлсезлекләр акрынлап бетерелә, эш механизмнары камилләштерелә.

"Болар барысы да бергә эшли һәм бик яхшы нәтиҗә бирә, - дип йомгаклады сүзен Илдар Халиков. - Шул ук вакытта алар төрле дәрәҗә компанияләрдә файдаланылган, берни дә уйлап табарга кирәкми. Булган тәҗрибәне алырга һәм дәүләт системасына салырга гына кирәк".   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100