Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ачык мәктәп» платформасында татар теле бүлеге эшли башлаган
Әлеге платформада 250 меңнән артык укучы шөгыльләнә.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Ачык мәктәп» платформасында быелгы уку елыннан татар теле бүлеге эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршындагы «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе, проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова сөйләде.
«2019 елның октябреннән Татарстанда „Ачык мәктәп“ проекты эшләп китте. Республикабызның 500 белем бирү учреждениясе цифрлы онлайн-платформага тоташтырылды. Хәзерге вакытта платформада 20 меңнән артык укытучы эшли һәм 250 мең укучы актив шөгыльләнә», — диде проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында актив эшләп килүче «Ачык мәктәп» ресурс үзәге оештырылган.
«Татар теле бүлеге 2020-2021 уку елы башыннан эшли башлады. Дәресләр „Сәлам“ программасы нигезендә эшләнгән. Төзүчеләре — „Ачык мәктәп“ платформасының методистлары һәм продюсерлары. Хәзерге вакытта татар теле дәресләре башлангыч сыйныфлар өчен генә эшләнгән. Алга таба бөтен сыйныфлар өчен дә контент булдыру күздә тотыла», — дип белдерде Нурия Гаязова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз