news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ачык инновацияләр” форумында инновацион икътисад мәсьәләләре карала

Россия Премьер-министры Президент карамагындагы икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча совет президиумы утырышын уздыра.

(Мәскәү, 26 октябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). Сколковода “Ачык инновацияләр” Мәскәү форумы, эвакуацияләү чараларыннан соң, эшен дәвам иттерде. Хәзерге вакытта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Президент карамагындагы икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча совет президиумы утырышын уздыра. Әлеге чара аппаратурада кыска ялганыштан чыккан янгын аркасында туктатылып, кешеләре эвакуацияләнгән иде.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә икътисади үсеш өчен фәнни өлкәдә, җитештерүдә, белем бирүдә шартлар төрле. Моңа карамастан, Россия хөкүмәте башлыгы инновацион проектлар белән актив шөгыльләнергә өндәде. “Барлык төбәкләр дә нефть, газ суырта алмый, шуңа күрә төбәкләргә үз инновацион икътисадын булдырырга кирәк”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.

“Ачык инновацияләр” Мәскәү халыкара инновацион үсеш форумы 2012 елдан бирле Россия хөкүмәте карамагында үткәрелүен искәртик. Форум исә инновацияләр өлкәсендә халыкара кооперацияләр перспективаларына һәм яңа технологияләргә йөз тота. Анда Россия һәм чит илләр корпорацияләре, инвесторлар, галимнәр, технологияләр өлкәсендәге экспертлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100