news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абыйлы-энеле Ханнановлар Кырымда чыгыш ясап кайтты

Абыйлы-энеле Ханнановлар Кырымда чыгыш ясап кайтты

(Уфа, 5 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда соңгы елларда киң танылу ала барган сәләтле музыкант балалар, абыйлы-энеле Чыңгыз һәм Искәндәр Ханнановлар бу көннәрдә Кырымдагы Коктебель шәһәрендә чыгыш ясап кайтты. Анда «Айвазовскийда – кунакта» дип исемләнгән халыкара музыка фестивалендә катнашты яшь талантлар. Спиваков фонды стипендиатлары булган Ханнановларның чыгышларын жюри әгъзалары да, тамашачылар да югары бәяләде һәм озак алкышларга күмде. Ике якташыбызга да фестивальнең Мактау дипломнары тапшырылды.

Ханнановларның өлкәне – Чыңгыз бүгенге көндә Мәскәү консерваториясе каршындагы урта музыка мәктәбендә белем ала. Скрипкада виртуоз уйнавы белән таң калдыра ул. Ә Искәндәр Уфа Сәнгать академиясе каршындагы урта музыка мәктәбе укучысы. Ул виолончельдә үз осталыгын арттыра. Малайларның әтисе, танылган татар рәссамы, Уфадагы «Чыңгыз хан» татар рәссамнары берлеге җитәкчесе Вәсил Ханнанов та Коктебельдә уллары белән бергә булды. Андагы Айвазовский галереясенә үзенең бер матур картинасын бүләк итеп кайтты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot