news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абыстайлар татар телен укыту мәсьәләләренә багышланган чарага җыела

Ярдәм мәчетендә узачак “Киләчәгебезне ничек күрәсез?” җыенында Татарстаннан, Мордовиядән, Ульяновскидан абыстайлар катнаша.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 7 февральдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Киләчәгебезне ничек күрәсез?” дип аталган абыстайлар җыены узачак. Очрашуга җыелган абыстайлар татар телен укыту мәсьәләләренә багышланган сорауларга җавап эзләячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына җыенны оештыручы Әлмира Әдиатуллина хәбәр итә.

“Җыенга мәчетләр каршында укытучы-гыйлем бирүче укытучы-мөгаллимнәр чакырыла, - ди Әлмира Әдиатуллина. - Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Мордовиядән, Ульяновск каласыннан кунаклар чакырылган. Җыелуның төп сәбәбе - ана телебезне ничек саклап калырга дигән сорауга җавап эзләү. Бу – бүген иң мөһим мәсьәлә. Балаларны, оныкларны тәрбиялибезме? Балалар бакчаларында эшләр ни хәлдә? Болар хакында уртага салып сөйләшү булачак”.

Әлмира Әдиатуллина билгеләп узганча, җыенда сәләтле балаларны укыта торган мәктәп нинди булырга тиешлеге турында да сүз алып барылачак. "Татар гаиләләре ни хәлдә? Аларның яшәешендә нәсел-шәҗәрә хәлләре, васыятнамә хакында мәгълүмат җитәрлекме? Буыннар чылбыры өзелмиме?" сорауларына җавап эзләнәчәк.

“Абыстайлар җыенында гореф-гадәтләр, мирас, дини ядкарь хакында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу оештырылачак. Без бу мәсьәләләрне абыстайлар шурасында да дәвам итәчәкбез, иншә Аллаһ”, - ди җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина. 

news_right_1
news_right_2
news_bot