Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Абыстай феномены татарларга гына хас - Рәфыйк Мөхәммәтшин (видео)
Мәдрәсәләргә хатын-кызларны кабул итү 25 процентка киметелгән.
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агенлыгы уздырган матбугат конференцияләренең берсендә Татарстан мәдрәсәләренә быел кабул ителгән хатын-кызларның санын 25 процентка киметелүе хакында хәбәр иткән иде. Моны ул җәмгыятьтә абыйстайларга ихтыяҗ булмау белән аңлатты.
“Бүгенге көндә без мәгариф системасын профессиональ уку йортлары системасына күтәрү турында сүз алып барабыз. Мәдрәсә икән, ул профессиональ урта белем бирергә тиеш. Россия Ислам университеты икән, профессиональ дини белем бирүче уку йорты булырга тиеш. Бу — беренче. Профессиональ уку йорты икән, аннан укып чыккан кешеләр теге яки бу урында эш табарга тиеш. Россия Мәгариф министрлыгы бездән шуны таләп итә”, - ди югары уку йорты җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, дини белем бирә торган югары уку йортын тәмамлаучыларның күбесе эшкә урнаша алмаса, уку йорты нәтиҗәле булмаган уку йортлары исемлегенә керә.
“Шул күзлектән чыгып караганда, без хатын-кызларны кая эшкә җибәрергә тиеш булабыз? Безнең журналистлар, лингвистлар бар, аларда күпчелек хатын-кызлар белем ала. Икътисад факультетында студентларның яртысын хатын-кызлар тәшкил итә, теология белгечлеге буенча да алар шактый. Әмма дини белем буенча без егетләргә өстенлек бирәбез, чөнки мәхәлләләргә имамнар җитми. Абыстайлар кирәк дип, әле мөрәҗәгать иткәннәре юк. Имамнарыбызны белемле абыстайлар, хатыннар белән тәэмин итү өчен факультет тотарга тиеш түгелбез ”,- диде Р. Мөхәммәтшин.
Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, абыстайлар бары татарларда гына бар һәм хатын-кызның белемле булуы гаилә өчен мөһим икәнен элек тә аңлаганнар.
"Иң беренче абыстайлар татарларда килеп чыккан. Абыстай феномены ул татарларга хас. Нәкъ менә татарларда абыйстайлар, мулла абзый мәдрәсәгә киткәч, кызларны җыеп укытканнар. Дөньяның бер илендә, бер төбәгендә ул юк. Ул бары тик татарларда. Татарларда белемле хатын-кызның гаилә өчен бик мөһимлеген аңлаганнар", - дигән фикердә ректор.
Татарстан Дәүләт Советның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хатын-кызларның дини белем алуына каршы булмавын ассызыклады. “Бала тәрбияләгән вакытта әгәр дә хатын-кызларның дин ягыннан югары белемнәре булса, алар үзләренең балаларына да дин тәгълиматләрен, дин гореф-гадәтләрен, дин йолаларын ныграк ирештерә алыр иде. Билгеле, мин хатын-кызларның мәчеттә вәгазь укуын күз алдына китерә алмыйм. Әмма вәгазь уку бер нәрсә. Бала тәрбияләү ул тагын да кирәгрәк, чөнки балабыз безнең киләчәгебез. Дин ягыннан карасаң да, милләт ягыннан карасаң да, балага игътибар зуррак булырга тиеш”, - дигән фикердә депутат.
Шунысы мәгълүм, Татарстанда 1,5 мең мәчетнең 50сендә мулла юк. Булган муллаларның да шактые дини белемсез, 15 процентының яше исә 80нән узган. “Бүгенге көндә безнең төп бурычларыбызның берсе − югары белемле һәм урта белемле дин әһелләре әзерләү. Бу бер көндә генә дә, бер елда гына да булмас. Әмма без акрынлап шуңа таба барырга тиеш”, - дигән фикердә Разил Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз