news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абыйсы һәлак булганнан соң, кыз хәрби операциягә бару өчен Питрәчтә контракт төзегән

Абыйсы һәлак булганнан соң, кыз хәрби операциягә бару өчен Питрәчтә контракт төзегән
Фото: © Ольга Шәмсетдинова/«Питрәч-информ»

Абыйсы шунда һәлак булганнан соң, кыз хәрби операциягә барырга була. Контракт төзү өчен Татьяна Питрәч районына башка төбәктән килгән. Бу хакта «Алга» сайтында Ольга Шәмсетдинова яза.

Армия хезмәтендә дә хатын-кызларны очратырга була, шулай да аларның фронт линиясендә булуы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы сирәк күренеш. Контракт төзеп махсус хәрби операциягә китәргә карар кылган Татьяна белән кыска гына аралашудан соң, батырлык һәм кыюлык төшенчәләренең ир яки хатын-кыз булуга бернинди катнашы юк икәнен аңлыйсың.

Ул безнең илнең башка төбәгендә яши. Анда инде бездәге кебек тыныч түгел. Еш кына шартлау һәм атыш тавышлары ишетелә. Кешеләр бу тавышларга колак салырга мәҗбүр һәм йолдызлы якты күк йөзенә безнең шикелле сокланып кына карамыйлар, көн дә аны сагаеп күзәтәләр. Монда еш кына, ракета куркынычы яный, дип игълан итәләр, һава тревогасы сиреналары яңгырый.

«Чыннан да, бу хәлләрнең инде синең җиреңдә булуы бик куркыныч. Син инде башкача моннан читтә кала алмыйсың, бүтәнчә бу миңа кагылмый дигән кыяфәт белән йөреп булмый. Контрактка кул куяр алдыннан озак уйладым. Минем карарым турында ишеткәч, дусларым һәм танышларым: «Син нәрсәгә барасың анда? Син кая барганыңны аңлыйсыңмы?» – дип әйтә башладылар. Бу сүзләр минем хаклы булуыма ышандырды гына» – дип уйлана кыз.

Татьянаның абыйсы махсус хәрби операцияда һәлак булган, аны бу елның май аенда гына җирләгәннәр. Нәкъ шушы вакыйга аны хәлиткеч карар кабул итәргә этәрә.

Аларның гаиләсе гуманитар эш белән дә актив шөгыльләнгән, хәрбиләргә дә, тыныч тормыштагы халыкка да ярдәм итеп торган.

«Мин сәяхәт итәргә, төрле шәһәрләрдә булырга яратам. Казан минем өчен хәзер илебездә тагын бер матур урын. Питрәч – авыл, дигәч, мин бик гаҗәпләндем. Кинотеатры, боз сарае, бассейны, мондый юллары булган авыл – бу искиткеч бит», – дип билгеләп үтте Татьяна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100