news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абыйлы-энеле хәрбиләр яраланганнан соң, Татарстанның Кама Тамагында өйләрендә күрешкән

Абыйлы-энеле хәрбиләр яраланганнан соң, Татарстанның Кама Тамагында өйләрендә күрешкән
"Идел таңнары"

Татарстанның Кама Тамагында яшәүче Әсхәдуллиннарның ике улы да махсус  хәрби операциядә катнаша. Абыйлы-энеле егетләргә хәрби операция зонасында очрашырга туры килми, берсе Луганск Халык Республикасына, икенчесе Донецк Халык Республикасына эләккән. Алар яраланганнан соң, туган йортларына кайткан. Бу хакта «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Әсхәдуллиннарның кече уллары Айрат мобилизациянең беренче дулкынында чакырылган. Ул урнашкан часть ноябрь башында ук позициядә була. Айрат 2017-2018 елларда армиядә хезмәт иткән. Гыйнварда Айрат яралана, якында гына минометтан җибәрелгән снаряд шартлый, шартлаудан бары ул гына зыян күрә. Алты госпитальдә дәвалана, хәзер яраланудан соң тернәкләнү уза. Дәвалану тәмамлангач, яңадан үзенең хәрби частена китәчәк.

Ул Казанда өйрәнүләр узганда, абыйсы Артур хәрби комиссариатка үз теләге белән барган һәм мобилизацияләнгәннәрнең икенче партиясе белән махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Армия хезмәтеннән соң ул 2008-2010 елларда контракт буенча ГРУ спецназында хезмәт иткән. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаса да, җитди әзерлек үткән, кече лейтенант исеме алган.

Артур взвод командиры итеп билгеләнгән. Территорияне чистарту буенча бирем алгач, аның взводы бу бурычны югалтуларсыз үтәгән.

«Ике көн дәвамында оборона тоттык, аннары икенче төркемгә ярдәмгә бардык һәм тозакка эләктек, кире кайтырга туры килде. Барыбыз да якындагы ышыклыкта булганда, танк снаряды шартлады. Мин иң соңыннан чыктым һәм миңа ярчыклар эләкте», – дип сөйли Артур.

Яраланганнан соң ул берничә операция кичергән. Хәзер дә контузия йогынтысы сизелә. Әлегә ул дәваланганнан соң ялда. Артур, хәрби бурычны үтәгәне өчен «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.

Әниләре Резидә Әсхәдуллина волонтерлык эшчәнлеге белән бик актив шөгыльләнә. Ул беренчеләрдән булып хәрбиләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнә башлады. 

 

Фото: © «Идел таңнары»

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100