news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Абязов-фестиваль»дә Тывадан килгән төркем чыгыш ясаячак

Чара бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.

«Абязов-фестиваль»дә Тывадан килгән төркем чыгыш ясаячак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда узучы «Абязов-фестиваль»дә Тывадан килгән тамак төбе белән җырлау сәнгате белән шөгыльләнүче «Хуун-Хуур-Ту» төркеме чыгыш ясаячак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов хәбәр итте.

«Бүгенге тамашаның икенче бүлегендә „Космонавт“ дип аталган проект тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма әлеге проектны оештыручылар килә алмады. Алар урынына Тыва ансамбле чыгыш ясаячак. Моңа кадәр „Хуун-Хуур-Ту“ төркеме тыгыз эш графигы сәбәпле, безгә килә алмаган иде. Хәзер шундый мөмкинлек туды», — диде ул.

Чара бүген, 7 декабрь көнне, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 18 сәгать 30 минутта башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot