Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абхазия Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов булды
Бүген Абхазиядәге Сухум шәһәрендә үтүче Сабан туе мәйданында халкыбызның традицион милли уеннары оештырылды. Төп игътибар татар көрәшенә юнәлтелгән иде. Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр катнашты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасының Актаныш районыннан Азат Габдрәшитов. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп бүләк – автомобиль ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды.
- Азат Габдрәшитов (1993 елгы, Татарстанның Актаныш районы Мари-Суыксу авылыннан) — билгеле спортчы-көрәшче.
- Мактаулы исемнәре: көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.
- Мөһим казанышлары арасында: БРИКС уеннары чемпионы. БРИКС илләре Уеннарында билбау көрәше буенча 90 кг авырлык категориясендә җиңү. 2025 һәм 2026 еллларда Чаллы Сабан туе баш батыры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз