news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салынды

Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салынды
Фото: tatar-congress.org

Бүген, 8 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Абхазия Республикасында Бөек Ватан сугышы мемориалына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада шулай ук Абхазия Республикасы парламенты спикеры Лаша Ашуба катнашты.

Абхазиядә Бөек Ватан сугышы мемориалы – һәйкәл генә түгел, ә Ватан өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алу урыны да. Чәчәк салу халыкларны берләштерүче традицияләрнең берсе булып тора.

  •  Фото: tatar-congress.org
  •  Фото: tatar-congress.org
news_right_1
news_right_2
news_bot