Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абхазия Президенты Татарстан Рәисенә илнең югары орденын тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сухумга эш сәфәре кысаларында Абхазия Президенты Бадра Гунба белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу барышында Бадра Гунба Рөстәм Миңнехановка илнең югары орденын тапшырган.
Миңнеханов республикалар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә керткән зур өлеше, Абхазиягә күрсәткән актив ярдәме өчен Абхазиянең II дәрәҗәле «Ахьд-Апша» («Намус һәм дан») ордены белән бүләкләнгән.
Сөйләшү барышында ТР Рәисе Абхазия Президентына Россия белән Абхазиянең дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән элемтәләрне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм Сухумда Сабантуй уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстан, Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Абхазия белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү белән кызыксына. Безнең мөнәсәбәтләрнең зур тарихы бар. Ныклы элемтәләргә нигезне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Абхазиянең беренче Президенты Владислав Ардзинба салды. 1994 елда Дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды. Абхазия делегацияләре безнең чараларда даими катнаша. Муниципалитетлар арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә», – дип белдерде ТР Рәисе.
Бадра Гунба исә Татарстан белән Абхазия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләренең тирән тарихи тамырларга ия булуын раслады. Ул Татарстан ягына теләктәшлеге, шул исәптән Сухумның тарихи яр буен реконструкцияләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Абхазия лидеры ил башкаласында Сабантуй бәйрәмен уздыру карары өчен рәхмәт әйтте. «Бу — Абхазия җирендә татар халкының бай традицияләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек», – дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз