news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абхазия президенты отставкага китте, җитәкче вазифасын вакытлыча Бадра Гунба башкара

Абхазия хакимияте һәм оппозициясе вәкилләре имзалаган килешү нигезендә ил президенты Аслан Бжания отставкага китү турында гариза биргән. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ нигезендә, Абхазия Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп республика вице-президенты Бадра Гунба раслана. Илнең Премьер-министры Александр Анквабны, үз чиратында, вазифасыннан азат итәләр, хөкүмәт башлыгы итеп Валерий Бганба билгеләнә.

«Министрлар вазифаларын башкаручылар Абхазия Республикасының яңадан сайланган президентын постка билгеләү белән бәйле бурычлар үти», - диелә хәбәрдә.

Килешүне Абхазия Республикасы вице-президенты Бадра Гунба, Халык җыены спикеры Лаша Ашуба, Абхазия Республикасы Дәүләт таможня комитеты рәисе Отар Хеция, «Абхаз халык хәрәкәте» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Адгур Ардзинба, Халык җыены депутаты Кан Кварчия, Абхазия Республикасы суверенитетын яклау комитеты рәисе Леван Микаа хуплый, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100