news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абхазия белән Россия арасында 32 еллык тәнәфестән соң даими авиарейслар булачак

Абхазия белән Россия арасында 32 еллык тәнәфестән соң даими авиарейслар булачак
Фото: © «Татар-информ»

1 майдан Абхазия белән Россия арасында даими авиаэлемтә башлана. «ЮВТ аэро» авиакомпаниясе 1993 елдан соң даими очышларны яңартып, Внуково – Сухум маршруты буенча беренче рейсны башкара. Бу хакта ТАССка Абхазия Президенты Администрациясендә хәбәр иттеләр.

Рейслар тантаналы шартларда ачыла, шул ук вакытта тантанада дәрәҗәле кунаклар арасында Абхазия Президенты Бадру Гунбу һәм Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко булачак.

Рейслар 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ200 самолетында башкарыла. Юлду булу вакыты якынча 3 сәгать 50 минут тәшкил итә. Рейслар һәр шимбәдә башкарыла, самолет Мәскәүдән 14:30 сәгатьтә, ә Сухумнан 19:30 сәгатьтә кузгала.

Моннан тыш, Росавиация «iFly» һәм «Nordstar» авиакомпанияләренә Мәскәүдән һәм Красноярскидан Сухумга рейслар башкару өчен рөхсәт биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot