Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әбугалисина» мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды
Мөбарәк Рамазан ае алдыннан, 25 гыйнварда, Казанның «Әбугалисина» мәчетендә 14 яшькә кадәрле ир балалар һәм кыз балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә 40 бала катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чара Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы кысаларында оештырылды.
Балалар ярты җүзне белү, мүсхәфтән уку һәм «Минем яраткан сүрәм» номинацияләрендә ярышты. Конкурс балаларга яшьтән рухи тәрбия һәм белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады.
Жюрида Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре эшләде.
Җиңүчеләр акчалата һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз